Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика яшьләр форумы-2012 иң яхшы проектлары күргәзмәсендә булды һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. IT-лицейда узган чарага федераль конкурс мәйданчыкларында җиңүчеләр, ТР махсус дәүләт стипендиясен алучылар, ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, вузлар ректорлары һ.б. чакырылган иде. 2012 ел Олимпия чемпионы Юлия Зарипова һәм “Голос” телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова тантана кунагы булды.