10.02.2013
Бүген Сәлих Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында Халыкара онкологик авырулы бала көненә багышланган Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының хәйрия концерты булып узды. Һәр елның 15 февралендә билгеләп үтелә, беренче тапкыр Люксенбургта 2001 елның сентябрендә игълан ителә һәм 2003 елдан дөньяның 38 илендә билгеләп үтелә.
10.02.2013
Татарстан җитәкчелеге Казанда 45мең урынга исәпләнгән футбол стадионы төзелешендә муниципаль берәмлекләр ярдәменә өметләнә.Бу хакта ТР Пррезиденты Рөстәм Миңнеханов стадион төзелешен карау барышында белдерде.Президент тәкъдиме буенча Казандагы иң зур төзелешне бүген шулай ук ТР муниципалитет башлыклары да карады.Кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР төзелеш,архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.
09.02.2013
Татарстан Республикасы – Идел буеның бөтен территориясендә динамик үсеш кичерә торган субъект һәм биредә куркынычсызлык мәсьәләләренә шактый зур игътибар бирелә. Моның турында бүген Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе региональ үзәге башлыгы генерал-лейтенант Игорь Паньшин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан күп еллар дәвамында колакка кереп кала һәм алдынгы позицияләрне яулый. “Алда безнең 2013 елгы Универсиада, һәм без бөтен дөньяга Казанның спорт үзәге генә түгел, ә имин шәһәр булуын да исбатларга тиеш. Без халыкның һәм Казан кунакларының тулы иминлеген тәэмин итәргә тиеш”, - дип ассызыклап үтте Игорь Паньшин.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы рәисе Валерий Власов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм башкалар катнаштылар.
09.02.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда кунакханәләр төзелеше белән танышты.Ул шулай ук “Яңа Тура”технополисындагы сәүдә рәтләрендә булды.ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин,ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.
09.02.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорты буенча IX Бөтенроссия ярышларының тантаналы ачылышында катнашты.
Исегезгә төшерәбез,Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорты ярышлары 2004 елдан ТР Хөкүмәте яклавында уздырыла. 2005 елдан турнир Бөтенроссия статусына ия булды, ә 2009 елдан Россия Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы спорт чараларының бердәм календарь планына кертелде, шул сәбәпле спортсменнарга “Россиянең спорт мастеры” дигән исемнәр бирергә мөмкинлек барлыкка килде.
09.02.2013
Татарстан Республикасында язгы кыр эшләрен башкаруга якынча 11млрд.сум акча кирәк булачак.Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
08.02.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФАнең Казан гыйльми үзәгендә булды.Россия Фәне көненә багышланган чарада ТР Премьер-министрының 1нче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,Казан мэры Илсур Метшин,РФАнең КГҮ рәисе Олег Синяшин ,Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты.
Р.Миңнеханов РФА КГҮ нең фәнни институтлары белән танышты,хезмәткәрләр белән аралашты,шулай ук төп фәнни казанышлар күргәзмәсе белән танышты
08.02.2013
2013 елда беренчел бурыч булып ,Татарстан транспорт тармагы алдында Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлекне тәмамлау һәм аны уздыру тора.Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән киңәшмәсендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.Коллегиядә шулай ук “Росавтодор”Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт катнашты.
08.02.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Елена Драпеко белән очрашты.
08.02.2013
Бүген рәсми рәвештә Мамадыш трактының реконструкцияләнгән участогын ачу тантанасы узды.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ,Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт,ТР траспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ,Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Искәртеп үтәбез,автоюл участогында “Каздорстрой”ААҖ эшләгән.