08.02.2013
Америка Кушма Штатларына кыска эш визиты кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе,Татарстан Президенты карамагындагы ватандашлар эшләре буенча Координацион Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле татар галименең юбилеена багышланган “Роальд Сәгъдиев – 80” халыкара симпозиумында катнашты.
08.02.2013
Хөрмәтле Татарстан Республикасы галимнәре, гыйльми хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм фәнни өлкәдә эшләүчеләр! Ихлас йөрәктән Сезне искиткеч бәйрәм – Россия фәне көне белән котлыйм!
07.02.2013
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР хокук саклау органнары, прокуратура органнары һәм РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә 8 яшьлек Василиса Галицинаны үтерү факты буенча ачылган җинаять эшен тикшерү барышы һәм шулай ук миграция сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды.
07.02.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XUBASE (Малайзия) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.
07.02.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ММЧ хезмәткәрләрен күбрәк республикадагы уңай вакыйгалар турында сөйләргә өндәде.”Тормышта уңай мизгелләр булырга тиеш,әгәр син һәрвакыт тискәре якларны гына күрәсең икән,яшәү күңелсезләнә”,-диде ул,Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда.
07.02.2013
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа”ААҖ филиалы – “Идел-Пресс”нәшрият җитештерү комплексында (Казан,Декабристлар ур.) булды.
Республика башлыгы Татар китап нәшрияты кибетен карады,бу кибет “Идел-Пресс” бинасында урнашкан. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан һәм Казан тарихы,архитектурасы турындагы китаплар һәм шулай ук татар язучыларының китаплары булган кибетләр туристлык зоналарында урнаштырылырга тиеш.
07.02.2013
“2013-2017 елларга балалар мәнфәгатьләре бәрабәренә республика стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган иде бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы. Утырышны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер – министры Илдар Халиков үткәрде.
07.02.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе М. Ш. Шәймиев Болгар шәһәрлегенең төньяк – көнчыгыш өлешендә урнашкан Изге чишмә комлексын - “Габдрахман сахабә коесын” (“Колодец сахаба Габдрахмана”) реконструкцияләү һәм төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
07.02.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Леруа Мерлен Восток”ҖЧҖ генераль директоры Венсан Пьер-Мари Жанти белән очрашты.Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды,анда шулай ук республика вице-премьеры-сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов ,Казан мэры Илсур Метшин,халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар
07.02.2013
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов Кама сәнәгать кластеры, “Алабуга” махсус икътисади зонасы (МИЗ) үсеше һәм Иннополис IT-шәһәре проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмә Андрей Ивановның Казан IT-паркына эш сәфәре кысаларында узды.