Яңалыклар

12.02.2013
Казанда 2013 елгы җәйге Универсиадага башланырга 143 көн калган, һәм бездән Уеннарның сыйфатлы узуын, кунаклар һәм спортчыларның иминлеген саклауны тәэмин итү таләп ителә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советы, Россия Гадәттән тыш хәлләр коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте. Утырыш Казанда РТ Хөкүмәт Йортында узды.
12.02.2013

Ачкычларны аларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков тапшырды
12.02.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясендә булды.Коллегия эшендә шулай ук Россия Экология һәм табигый байлыклар министры Сергей Донской ,Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе Марина Селиверстова катнашты.
11.02.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дәүләт-шәхси партнерлыгы – Россия мәдәни мирас объектларын саклауда нәтиҗәле корал”- темасына узган фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.
Конференциянең пленар өлеше Казан Ратушасында узды.
Бу чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш”фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ,Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
11.02.2013
2012 елда Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагыннан 44млрд.сум тулай табыш алынган,бу 2011елдагы күрсәткечтән 10% ка югары.Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте.
Коллегия утырышы IТ-паркта(Казан) узды,аның эшендә Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты
11.02.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Европа берлеге Җирле һәм төбәкләр хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Андорра-ла-Велья (Андорра Кенәзлеге) шәһәрендә Конгресс Бюросы утырышында катнашты.
11.02.2013
Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәрге булган система ахыргы чиктә кеше, гражданинны, профессионалны, республиканың киләчәген тәрбияләргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычларына багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үтте.
11.02.2013
2012 нче ел ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты өчен гадәти булмады, чөнки республикада тарифны җайга салу системасын яхшыртуның бер төркем җитди этаплары тормышка ашырылды. Аерым алганда, ТР территориясендә җылылык һәм су белән тәэмин итү, өлешчә электроэнергетика өлкәсендә арадаш субсидия бирү тулысынча бетерелде.
ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, социаль киеренкелекне бетерү максатыннан, халыкны социаль яклау эшен тәэмин итүгә юнәлдерелгән бер төркем карарлар кабул ителде. Бу хакта бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенә нәтиҗәләр ясап, республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
11.02.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында булды.Коллегия Казанда (Петербург ур.) IТ-парк мәйданында узды,аның эшендә шулай ук Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
11.02.2013
2016 елда информатика буенча булачак Бөтендөнья олимпиадасы “Иннополис” иярчен-шәһәр террияториясендә уздырылырга мөмкин. Бу хакта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казанда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда белдерде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. катнашты.

Битләр: << ( 1821 ) 1822 1823 1824 1825 1826 1827 1828 1829 1830 >>