18.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән Россия Фәннәр академиясе академигы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы Рәшит Сөнәевны бүләкләнде. Чара Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясенең тантаналар залында үтте. Искә төшерик, 2013 елның 1 мартында академик Рәшит Сөнәевка 70 яшь тулды, аның исеме заманча астрофизика һәм космология теориясе өлкәсендәге берничә фундаменталь эш белән бәйле.
16.03.2013
Бүген Согуд Гәрабстанына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе әмире Халид Фәйсал белән очрашты. Әңгәмә бүген Җиддәдә ачылган халыкара икътисадый форум кысаларында узды.
16.03.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына визиты барышында Җиддәдә халыкара икътисадый форум ачылу тантанасында катнашты.
Җиддәдә халыкара икътисадый форум быел 11 нче мртәбә уздырыла. Быелгы форум темасы: саны артып баручы халыкны торак һәм инфраструктура белән тәэмин итү.
16.03.2013
Татарстан Республикасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасының шактый күп бүлекчәләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрнең киләчәктә дә үсүенә исәп тота. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИХО генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу белән бүгенге очрашуда белдерде. Очрашу Татарстан делегациясенең Согуд Гарәбстанына визиты кысаларында Җиддәдә узды.
16.03.2013
Татарстан авыл хуҗалыгы үз илләренә азык-төлек китерергә теләүче Согуд Гарәбстаны эшмәкәрләренә инвестиция ягыннан кызыклы була ала. Моның турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни игълан итте. Әлеге чара Җиддәдә Татарстан делегациясенең Согуд Гарәбстанына визиты кысаларында узды.
16.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына визит белән килде. Татарстан делегациясе әгъзалары Мәккәдә булдылар һәм кече хаҗ - умра кылдылар.
15.03.2013
15 мартта Киров шәһәрендә Идел буе федераль округы субъектларының парламентлар ассоциациясе утырышы булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
15.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Хөкүмәте әгъзаларының Татарстанның профсоюзлар активы белән гадәттәгечә ел саен була торган очрашуы узды. Әлеге чара Хезмәт сараенда (Казан,Мөштәри ур.) булды, анда ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
15.03.2013
Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округы прокуратураларының төбәкара семинары узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
15.03.2013
Прокуратура ярдәменнән башка мәдәни мирасны саклап калу мөмкин түгел, моннан тыш, мәдәни мираска мөнәсәбәтне үзгәртү дә кыен. Бүген Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев инициативасы буенча оештырылган Идел буе федераль округы субъектлары прокуратуралары семинарында шулай дип белдерде. Семинар эшендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ИФО субъектлары прокуратураларының бүлек башлыклары һәм прокурорлары катнашты.