Яңалыклар

25.03.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы җитәкчелеге – спикер Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, парламент Секретаре Лилия Маврина 2013 елда узачак Универсиаданың аккредитация бейджлары алды. Аккредитацияләү үзәге “Казан ярминкәсе”нең бер павильонында урнашкан. Ул 17 июльгә кадәр эшләячәк.
25.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Асхат Нускабай белән очрашты.
25.03.2013
Бүген Казанда “Татнефть” ААҖ Директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендәге чираттагы утырышы узды. “Татнефть” ААҖнең 2013 елның ике ае эчендәге бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм апрель аена, агымдагы елның икенче кварталына бюджет расланды.
24.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РСФСРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының Саба районындагы мемориалда булды. Турнирда шулай ук РФ Президенты киңәшчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясенең попечительләр советы рәисе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та булдылар.
23.03.2013
Россия төбәкләрендәге татар авылларында хәләл продукция җитештерү, авыллардагы гаилә фермалары өчен продукция эшкәртү өчен мини цехлар булдыру перспективалары, хәләл ризык җитештерүчеләрнең Бөтенроссия оешмасын булдыру, чит төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен Казандагы “Агропромпарк”та ташламалы шартларда сату урыннары белән тәэмин итү, татар эшмәкәрләренең табыш артыннан гына кумыйча, авыларны үстерүгә ярдәм итүе һ.б. мәсьәләләр бүген Татар авыллары эшмәкәрләренең икенче Бөтенроссия җыены пленар утырышында күтәрелде. Камал театры бинасында пленар утырышның ачылышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Илнең 31 төбәгеннән җыелган татар эшмәкәрләре трибунадан күтәргән темалар болар белән генә чикләнмәде, билгеле. Телне, нәселне саклап калу, үрнәк татар авыллары тәҗрибәсен өйрәнү, уртак көч белән татар авыллары, татар шәхесләре тарихын язу мәсьәләләренә дә зур урын бирелде бу утырышта.

23.03.2013
Казанда 2013 елгы Универсиадага торгызыла торган футбол стадионы төзелешендә актив катнашучы муниципаль берәмлекләр спорт мәйданчыкларына ия булачак. Бу хакта бүген төзелеш һәм торак тапшыру буенча видеоконференция режимында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
23.03.2013
Бүгенге көндә Татарстанда 634,3 мең кв. метр торак торгызылган, бу еллык бурычның 25 проценты дигән сүз, дип белдерде бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында видеоконференция режимында төзелеш һәм торак тапшыру буенча узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 131,3 мең кв. метрлы 2316 фатирлы 26 йорт тапшырылган, 47 объектның әзерлеге югары дәрәҗәдә, 24 объект – уртача әзерлектә, 36 объектның әзерлеге түбән дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте И.Фәйзуллин.
21.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры урыбасары Әсгать Сәфәров рәислегендә Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын, аларны сәламәтләндерүне, шөгыльле итүне оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
21.03.2013
Халыкара Нәүрәз бәйрәме берләштерү әһәмиятенә ия, аның кешелеклелек идеаллары дөнья халыкларын берләштерә. Шуның турында бүген Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта үткән “Нәүрүз – тынычлык һәм кешелеклелек бәйрәме” халыкара конференциясендә катнашучылар белдерде. Чарага Төрекмәнстан Президенты Курбангули Бердымөхәммәдов рәислек итте, ул конференциядә төп доклад белән чыгыш ясады.

21.03.2013
Төрекмәнстан һәм, Россия Федерациясе регионарының берсе – Татарстан Республикасы күп гасырлык дуслык һәм рухи мәдәният бергәлеге белән бәйләнгән, бу мең еллар элек барлыкка килгән, тормышны ярату белән сугарылган һәм табигатьнең уянуын, мәрхәмәтлелекне һәм яктылыкны чагылдыра торган торган Нәүрүз бәйрәмен уздыруда да күренә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадтагы “Нәүрүз – тынычлык һәм кешелеклелек бәйрәме” халыкара конференциясендә дә әйтеп үтте.

Битләр: << 1801 1802 ( 1803 ) 1804 1805 1806 1807 1808 1809 1810 >>