19.03.2013
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда узган эшлекле сәфәрендә Су спорт төрләре сараенда, төзелеп килүче футбол стадионында, Гимнастика сарае һәм Теннис академиясендә булды. Дәүләт башлыгын РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата бардылар.
19.03.2013
Бүген Казанга эшлекле сәфәргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. "Казан" халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин каршы алдылар.
19.03.2013
Бүген Казанга Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советының вәкилләре күчмә утырышта катнашу өчен килделәр. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
18.03.2013
Идел буе федераль округында региональ авиапассажирлар ташу үсеше проектын гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләләре хакында бүген “Казан” халыкара аэропортында узган киңәшмәдә фикер алыштылар.Бу чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия транспорт министры Максим Соколов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.
18.03.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, башкаланың “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә урнашкан XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгенең рәсми төстә ачылышы тантанасында катнашты. Үзәкне презентацияләү чарасында шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Трутнев, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Югары Арбитраж суды Рәисе Антон Иванов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
18.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов TELMONDIS Франция компанисе җитәкчелеге белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «Татмедиа» җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнаштылар. Telmondis компаниясенән президенты Антуан Персе (Antoine Perset), техник директоры Пьерр Колле (Pierre Collet), идарә итүче директоры Денис Морльер (Denis Morliere) булды.
18.03.2013
Бүген Казанда РФ Югары арбитраж суды рәисе Антон Иванов Россия арбитраж судының Идел буе округы буенча яңа рәисе Юрий Глазовны тәкъдим итте. Бу чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республиканың көч структуралары җитәкчеләре, суд аппараты хезмәткәрләре катнашты.
18.03.2013
“Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорын формалаштыру тизләтелергә һәм 2020 елга тәмамланырга мөмкин. Бу хакта бүген Казанда узган эшлекле киңәшмәдә Россия транспорт министры Максим Соколов хәбәр итте.
Киңәшмәдә шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты, “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридорын булдыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
18.03.2013
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Николай Новиковны бүген коллективка Россия Федерациясенең Югары арбитраж суды Рәисе Антон Иванов тәкъдим итте.
Николай Новиковны тәкъдим итү Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында узды (Казан Кремле, 1 нче корпус). Чарада Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президенты вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
18.03.2013
Бүген Татарстан Республикасына ңшлекле визит белән Югары Арбитраж суды рәисе Антон Александр улы Иванов килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.