21.03.2013
Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевка бюст ачуга багышланган тантаналы чара булды.
Бу чарада Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, 1968-1978 нче елларда РФ Урман хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкарган, бүгенге көндә Россия урманчылары җәмгыяте президенты булган Анатолий Писаренко, Александр Гуляевтан соң министрлык белән җитәкчелек итүне үз кулына алган, бүгенге көндә ТР урманчы ветераннары берлеге рәисе Әбузәр Гаянов, ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов,ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
20.03.2013
Бүген Страсбургта РФ Федераль Җыен Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Ауропа Советы штаб-фатирында 2013 елгы Универсиадага багышланган күргәзмәне карады. Аны экспозиция эчтәлеге белән Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин таныштырды.
20.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Корбангули Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Ашхабадта, Огүзхан исемендәге Төрекмәнстан Президенты сарае комплексында узды.
20.03.2013
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Согуд Гарәбстанына сәфәре нәтиҗәләре турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз барды. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләп үткәнчә, визит кысаларында рәсми затлар, Җиддә шәһәрендә узган икътисади форумда катнашкан. Форумның ачылыш өлешендә үк Согуд Гарәбстаны Президенты чыгыш ясагач, Рөстәм Миңнеханов, алардагы шәһәр, инфраструктура төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларның безнеке белән бик охшаш булуына игътибарны юнәлткән.
20.03.2013
Бүген ТР Хөкүмәте йортында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы булды. Аңа ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров рәислек итте.
20.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадка эш визиты белән килде. Ашхабад халыкара аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов, Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Блохин һәм башкалар каршы алды.
20.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясенең “Чистай” индустриаль паркы инфраструктурасын төзүнең торышын һәм аның әзерлеген мониторинглау барышында алынган эш нәтиҗәләрен карауга багышланган киңәшмә уздырылды.
20.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия Республикасының Транспорт, инновация һәм технология министры урынбасары Андреас РАЙХХАРДТ белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнаштылар. Австрия делегациясендә берничә Австрия компаниясе вәкилләре булды.
19.03.2013
19 мартта Страсбург Ауропа сараенда Татарстан көннәрен ачу тантанасы узды, анда 2013 елгы Универсиадага багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Тантананы ачуда Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
19.03.2013
Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек график буенча җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы бара. Бүген бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү советының Казанда узган утырышында белдерде. Совет эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш Универсиаданың Халыкара мәгълүмат үзәгенең яңа бинасында узды.