Яңалыклар

23.06.2014

Татарстан Республикасын Кытай регионнары белән актив үзара файдалы хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының өске һәм урта агымнарында урнашкан регионнары җитәкчеләре очрашуларында белдерде. Очрашу Самара шәһәрендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи җитәкчелегендә узды.

23.06.2014
Бүген Казан федераль университетының актлар залында галим Евгений Завойскийның электрон парамагнит резонансы күренешен ачуга 70 ел тулуы һәм “Магнит резонансы һәм аның кушымталарының актуаль проблемалары” XVII Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе ачылышы уңаеннан халыкара фәнни конференция эше башланып китте.

Казанда 22 сеннән 27 нче июньгә кадәр КФУ һәм Россия Фәннәр академиясенең Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институты базасында узачак конференция һәм мәктәпнең рәсми ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
23.06.2014
Бүген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының чираттагы 38 нче сессиясе киңәшмәсендә Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында карар кабул ителде. Киңәшмә бүгенге көннәрдә Катар дәүләте башкаласы Доха шәһәрендә шәех Әл Маясса бине Хамад бине Халиф Әл Тани рәислегендә уза.
Болгар тарих-археология комплексы Исемлеккә кертелгән 1002 нче объект.
21.06.2014

Бүген Казандагы Теннис академиясе базасында Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының Россия этабы ачылды. Тантаналы чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "World Robot Olympiad" генераль секретаре Клаус Дитлев Кристинсен катнашты. Чарада шулай ук, дөньяда иң эмоциональ робот-андроидларның берсе Теспиан да булды.

21.06.2014

Бүген Казанда гөрләп Сабантуе узды. Мирный поселогындагы Каенлыкта уздырылучы Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Казан мэры Илсур Метшин, Стамбул мэры Кадыйр Топбаш һәм башкалар катнашты.

21.06.2014

Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында хезмәттәшлекне ныгыту өчен багланышларны саклап калу һәм яңа базарлар табу мөһим. Бүген бу хакта Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәният өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу кысаларында уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, регионнар бер-берсен тулыландырырга, кайбер юнәлешләр буенча тәҗрибә алмашырга, үзара файдалы багланышлар өчен яңа тармаклар эзләргә тиеш. Бүген хезмәттәшлек турында килешүгә имза салу мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә, диде Рөстәм Миңнеханов, Свердловск өлкәсе губернаторына мөрәҗәгать итеп

21.06.2014

Бүген иртән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экология, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев куйганнар. 

20.06.2014
Бүген кич Татарстан Республикасына РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм РФ фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов килде.

Казанның халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов каршы алды.
20.06.2014

Бүген кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев килде.

Казан халыкара аэропортында Евгений Куйвашевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башка рәсми затлар каршы алды.

20.06.2014
Бүген Казанда куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкилләрнең 5нче Халыкара очрашуы үз эшен тәмамлады. Форумның ябылу чарасында Россия Федерациясенең Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Битләр: << 1611 1612 1613 1614 1615 1616 1617 1618 1619 ( 1620 ) >>