Яңалыклар

27.06.2014
Бүген “Казан” халыкара аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәге нигезенә таш салу тантанасы булды.
Тантанада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Россия почтасы” генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.
27.06.2014
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Россия Дәүләт банкының Казан бүлеге оешуга 150 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы ачылды.

Казан бүлеге РФ Үзәк банкыннан бары 4 елга яшьрәк. Республиканың Милли банкы булып ул 1990 елда оештырыла. Хәзер банк күзәтчелек органы санала, республиканың 22 кредит оешмаларын күзәтүне гамәлгә ашыра.

Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Башкортостан Республикасының Милли банк рәисе Марат Кашапов катнашты.
27.06.2014
Бүген Казанда “Таттелеком” ААҖ нең 1800 МГц диапазонда эшләүче 4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чаарасы булды. Чара "Kazan-Arena" стадионында оештырылган “Яшьләр һәм уңышлылар” фестивале кысларында узды.

4G (LTE) челтәрен эшләтеп җибәрү чарасында бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
27.06.2014

“Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы(Внешэкономбанк)” дәүләт корпорациясе Чаллыдагы «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ заводында сапфир пыяласы производствосын киңәйтүгә 9 елга 4,5 млрд. сумлык кредит бирә. Кредит бирү турындагы килешүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Чаллыда «Внешэкономбанк» идарә рәисе Владимир Дмитриев һәм «Кама Кристалл Технолоджи» проекты җитәкчесе Леонид Анисимов имзалады.

27.06.2014

Татарстан җитәкчелеге «КАМАЗ»га, Чаллы шәһәрен барлыкка китерүче предприятие һәм Россиянең мөһим компанияләренең берсе буларак, ярдәм итәчәк һәм компания мәнфәгатьләрен мөмкин кадәр күбрәк яклаячак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Җыелышны компаниянең Директорлар советы рәисе - «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов алып барды.

27.06.2014
Бүген РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашындагы делегация Татарстанның Югары Ослан районында төзелеп килгән Иннополис махсус икътисади зонасында булды.
27.06.2014
Бүген Мәскәүдә “Заманча чорда парламент диалогының яңа үлчәмнәре” III Халыкара форумы булды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы (ЕСҖТХК) Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
27.06.2014

Бүген “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Компаниянең 2013 еллык эшчәнлеге турында доклад белән аның генераль директоры Наил Маганов чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, бер елда 26 млн 107 мең тонна нефть табылган. Гомумән, “Татнефть” төркеме буенча 26 млн 419 мең тонна нефть чыгарылган. “Миллер энд Ленц” бәйсез халыкара консалтинг фирмасы бәяләвенчә, 2013 ел башында “Татнефть” ААҖ нең исбатланган запасы 847,3 млн. тонна тәшкил иткән.

27.06.2014

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының еллык җыелышы узды. Утырышка хәтле ТР Президенты, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы Рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаутдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров “Көнбатыш капка” микрорайонында “Алтын ачкыч” 7 нче номерлы балалар бакчасында булдылар.

26.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Синьцзян-Уйгур автоном районының Халык хөкүмәте Рәисе Ши Даган җитәкли.

Битләр: << 1611 1612 1613 1614 1615 1616 ( 1617 ) 1618 1619 1620 >>