Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионга (Франция) эшлекле сәфәре кысаларныда Рона-Альп Региональ Советы Президенты Жан-Жак Кейран белән очрашты.
Татарстан Республикасы предприятиеләре француз компанияләре белән хезмәттәшлекне устерү яклы, Рона-Альп Регионы турында күбрәк белергә телиләр. Бу хакта Лионда узган эшлекле форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Рона-Альп Регионынең эшлекле даирәләре белән очрашу Лион Сәүдә-сәгәгать палатасы территорясендә үткәрелде.
Бүген Лион шәһәрендә (Франция) Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. Документка имзаларын Лион ССП вице-президенты Филлип Эро һәм Татарстан Республикасы ССП идарәсе рәисе Шамил Агеев куйганнар.
Татарстан Республикасы француз регионы Рона-Альп белән Россия-Франция мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында хемәттәшлекне алга таба үстерергә тели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионда (Франция) Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы, Франция предприятиеләре ассоциациясе, Рона-Альп регионының кече һәм урта бизнес конфедерациясе җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. Очрашу Лионның Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында узды.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лионга (Франция) килде.
«Лион-Брон» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Лиондагы мактаулы консулы Филипп Бордье каршы алды.