Яңалыклар

02.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астаховны ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.

Исегезгә төшерик: Павел Астахов бүген эш сәфәре белән Татарстанга килде. Балалар омбудсмены Алабуга балалар йортында, Татарстанда беренче балалар хосписында, шулай ук ябык типтагы Раифа махсус училищесында булды. Көннең икенче яртысында Павел Астахов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

02.07.2014

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Дәүләт Советына булачак сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәкләргә дигән тәкъдим җиткерелде. Партиянең 36 нчы санлы Түбән Кама җирле бүлеге секретаре Ришат Галимовның әлеге тәкъдимен форум делегатлары алкышлар белән хуплады. Республика башлыгы бу тәкъдимне хөрмәт һәм җаваплылык белән кабул итеп, моңа ризалык бирде. Искәртеп узабыз, парламентка сайлаулар 2014 нче елның 14 сентябрендә узачак.

02.07.2014
IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының соңгы, 53 нче утырышы 8 нче июльдә була. Бу дата бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Президиум утырышында раслады.
02.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.

01.07.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан булган депутатлары белән киңәшмә уздырды.
01.07.2014
Казанда 2015 елда булачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының утырышы бүген ТР Хөкүмәте йортында үтте. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
01.07.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат муниципаль районында социаль объектлар ачу тантаналарында катнашты.
01.07.2014
Россия китап берлегенең регионнар клубы киңәшмәсен бүген Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин уздырды. Бу чара Казан Ратушасында үтте, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Илдар Халиков катнашучыларны Татарстан Президенты исеменнән сәламләде һәм бүгенге чараны уздыру өчен Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.
01.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катлаулы профильләр заводында булды (Горький шоссесы, 47). Ул заводның җитештерү мәйданныран карады, яңа җиһазлар белән танышты. Завод җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка 2014 елның март аенда “Катлаулы профильләр заводы” ҖЧҖнең беренче чираты сафка бастырылганы турында хәбәр иттеләр (җарысы өч чиратны сафка кертү булачак). Бүгенге көнгә бу Россиядә профильләр чыгару буенча бердән-бер производство, алданрак алар тиешле җиһазлар булмаганлыктан җитештерелмәгәннәр.

01.07.2014
“Наркотикларсыз тормыш” девизы астында узган наркотикларга каршы көрәш айлыгында Татарстанда 10 меңләп чара оештырылган, аларда 500 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР прокуроры урынбасары Сергей Старостин хәбәр итте. Наркотикларга каршы көрәш айлыгында әлеге акциядә катнашучыларга лекцияләр укылган, түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары һ.б. оештырылган.

Битләр: << 1611 1612 1613 1614 ( 1615 ) 1616 1617 1618 1619 1620 >>