Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Милли иминлек советы Секретаре урынбасары Реза Сәйфуллахи белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә узган киңәшмәдә “Имин шәһәр” программа-аппарат комплексын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. ТР буенча ЭЭМ базасында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Глобаль наркомания куркынычына каршы тору проблемалары; халыкара җинаятьчел группировкалар тарафыннан легаль булмаган миграцияне куллануга каршы тору юнәлешендә халыкара хезмәттәшлек - Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкра очрашуында сүз барган ике тема. Чара бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ачылды. Искәртик, РФ Куркынычсызлык Советы химаясе астында югары вәкилләрнең мондый дөньякүләм очрашулар регуляр рәвештә үткәреләләр, алдагысы 2013 елның июль аенда Владивостокта булган.
Татарстан Республикасы территориясендә «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казан» инновацион проектларын гамәлгә ашыру турында бүген Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевка һәм Идел бу федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка сөйләделәр.
Проектларны Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуы кысаларында тәкъдир иттеләр (ГТРК «Корстон» КСКК, Казан).
Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген кич белән Казанга КХР партия ҮК политбюросы әгъзасы, ККП ҮКның сәяси-юридик комиссиясе секретаре Мэн Цзянчжу эшлекле очрашуга килде. Казанның халыкара аэропортында Мэн Цзянчжуны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасына Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев эш визиты белән килде. Казан халыкара аэропортында Николай Патрушевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов һәм башкалар каршы алды.
Бүген Россия Федарациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казанда Симонов исемендәге тәҗрибә- конструкторлык бюросы эшләнмәләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.