Яңалыклар

04.06.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Винербергер Куркачи” ҖЧҖ нең керамик блоклар җитештерү заводында булды.
04.06.2014

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу «КАПО-Композит» предприятиесенең һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ААҖ филиалының җитештерү цехларында булды. Россия Федерациясе Оборона министры башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

04.06.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Ратмир Лосада Гарсиа белән очрашты.
04.06.2014

Бүген Казанда атаклы совет авиаконструкторы Андрей Туполевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. 

04.06.2014

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре белән килде. Аны Казан авиация заводы аэродромында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

04.06.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыруны гаять зур проект дип атады.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы, республиканың 2015 елда дөнья чемпионатын 2013 елдагы җәйге Универсиаданы уздырган кебек, шулай ук лаеклы итеп уздырачагына ышаныч белдерде. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде.
04.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wienerberger AG концерны идарәсе рәисе Хаймо Шойх белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

04.06.2014

Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, велоспорт яратучылар төркеме тәкъдимен кабул итеп, берничә Казан велосипедчысы белән аз гына вакыт велосипедта йөрде.

03.06.2014
2014 елда Татарстанда барлыгы 212 мең 617 баланы ял һәм сәламәтләндерү мәсьәләсендә "колачлау" планлаштырыла, ләкин әле бу сан төгәл түгел, ул фаразланганнан артыграк булырга да мөмкин, чөнки алдагы еллар тәҗрибәсе ял иткән балаларның ниятләнгән саннан артыграк булуын күрсәтә. Җәйге чорда исә 168 мең 596 кеше ял иттерү һәм сәламәтләндерү лагерьларына озатылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов сөйләде.
03.06.2014
Россия Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТРда кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе идарәсенең бүлек җитәкчесе Илһам Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, 2нче июньгә кадәр Татарстанның 23 пляжында техник тикшерү булган. Шуның нәтиҗәсендә, бары 13 пляж гына файдаланылышка яраклы дип табылган.

Битләр: << 1621 1622 1623 1624 1625 1626 1627 ( 1628 ) 1629 1630 >>