Яңалыклар

15.06.2014

Бүген Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты. ТР Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин озата йөрде. Иртән Татарстан Президенты Томскта Ак Җәмигъ мәчеттә булды. Биредә Рөстәм Миңнехановка шәһәр һәм өлкәдә мөселманнар тормышы турында сөйләделәр, ул мәхәллә активистлары белән аралашты. 

14.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск өлкәсенә килде. Томск шәһәренең Богашево аэропортында Татарстан Республикасы Президентын өлкә губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук республика мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкат Кантюков кергән.

14.06.2014

Бүген 30 меңгә якын кеше Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыены чаралары шаһитлары булды.

Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүен хәтерләтеп торсын өчен төзелгән мәһабәт бина - Истәлек билгесе каршында узган җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре, илнең төрле өлкәләреннән мосафирлар катнашты.

14.06.2014

Әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенә багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды. Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең, шулай ук якын һәм ерак чит илләр мөселман дин әһелләре башлыклары белән очрашты. “Ак мәчет” комплексының административ бинасында булган әлеге очрашу Идел буе Болгар дәүләтенең исламны рәсми кабул итүенең 1125 еллыгына багышланган Изге Болгар җыены тантаналары кысаларында узды.

Шундый мәртәбәле очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнарының консультатив советы рәисе Пашазадә Аллаһшөкер, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре лидерлары һәм фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнашты.

13.06.2014
Бүген Россия мәдәният министры Владимир Мединский һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистай шәһәренең мәдәни-тарихи объектларын карады.
13.06.2014

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында  борынгы Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә транспорт үтемлелеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Россия транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

13.06.2014

Татарстанда 2014 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең 50%тан артыграгы төгәлләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион киңәшмәдә шундый күрсәткечләр китерелде, киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

13.06.2014

Үткән көннәрдә явып узган яңгырлар Татарстан кырларындагы хәлне яхшыртты, әмма ул әле дә катлаулы булып кала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы атналык киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

13.06.2014
Кичә Казанда башланган “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының бүген пленар утырышы уздырыла. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар катнаша. Югары дин әһелләреннән Россия мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдинов, Шәйхелислам, Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин һ.б. бар.
12.06.2014
Бүген Чаллыда Сабан туен бәйрәм итәләр. Сабантуйның тантаналы ачылышында бәйрәмгә килүчеләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев котладылар.
Илдар Халиков Чаллы халкына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тапшырды. “Чаллы Сабантуенда катнашучыларга һәм кунакларга чын күңелдән кызыклы ярышлардан уңай тәэсирләр алуларын телим”, диелә Президент котлавында.

Битләр: << 1621 1622 ( 1623 ) 1624 1625 1626 1627 1628 1629 1630 >>