Яңалыклар

11.07.2014
11 июль көне Питрәч районы мөһим вакыйгаларга бай булды: Пановка авылында 200 кешелек клуб ачылды, ә Питрәчнең Җиңүгә 65 ел урамында исә 32 фатир хуҗасына социаль ипотека йортыннан күптән көтелгән ачкычлар тапшырылды. Әлеге тантаналы чараларда Татарстанның Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
11.07.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Актаныш муниципаль районында булды.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы һәм аны озата йөрүчеләр “Умырзая” балалар бакчасында булдылар (Актаныш авылы, Һ.Такташ ур., 53).

Илдар Халиков яңа балалар бакчасының тантаналы ачылышында катнашты һәм Актаныш балаларын һәм аларның әти-әниләрен бу вакыйга белән котлады.
11.07.2014
Татарстан Республикасы өчен катлаулы һәм корылык булган 2009 елдан 2013 елга кадәр республика предприятиеләренең югалтуы 50 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында терлекчелекне үстерү һәм аның торышы мәсьәләләре буенча булган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
11.07.2014
2014 елның гыйнвар-июнендә Татарстан Республикасында тулай авыл хуҗалыгы продукциясе 64,0 млрд сум тәшкил иткән, ягъни 2013 елның шул чорына 104%. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында терлекчелек үсеше перспективалары һәм аның торышы мәсьәләләре буенча булган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров уздырды, ул Татарстанда ике көнлек эшлекле очрашуда иде.
Киңәшмә кош ите җитештерүче компанияләрнең берсе – “Чаллы-бройлер” ҖЧҖ (Чаллы ш.) мәйданчыгында узды.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
10.07.2014
Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Чаллы шәһәрендә “Камский бекон” ҖЧҖнең сугым комплексында булды.

Николай Федоровны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрделәр.
10.07.2014
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасына Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров килде.

“Бигеш” халыкара аэропортында Николай Федоровны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.
10.07.2014
Татарстанда авыл торак пунктлары инфраструктурасын үстерүгә һәм авыл халкының яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программалары тормышка ашырыла. Бүген ике социаль объект Буа районында ачылды. Тантаналарда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
10.07.2014
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәрендә ЮНЕСКО эмблемасы һәм билгесен кую мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
10.07.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “ARC Group” (Италия) басмаханәсе генераль директоры Недьян Браташевец белән очрашты, ул Казанда 8-11июльдә уза торган Россия китап басучылары ассоциациясе конференциясендә катнашу өчен килде.

“ARC Group” басмаханәсе тарафыннан 2011 нче елда дөньяда иң зур басма Коръән әзерләнде, ул хәзерге вакытта Болгарда, 922 елда Идел буе болгарлары рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе бинасында.
10.07.2014
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтте йортында “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

Битләр: << ( 1611 ) 1612 1613 1614 1615 1616 1617 1618 1619 1620 >>