Яңалыклар

20.03.2015

2015 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утрышын интернет-трансляцияләү оештырылачак.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

20.03.2015
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап каралды.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков доклад ясады.
20.03.2015

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы көн кадагындагы иң әһәмиятле булган янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсеннән башланды. Искәртеп узабыз: утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.

20.03.2015
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очраклары арту сәбәпле Россия законына берничә үзгәреш кертү турында тәкъдим ясады. Депутатлар бертавыштан аның тәкъдимен хупладылар.
20.03.2015
2015 елның гыйнварында Татарстанның тулай төбәк продукты бәяләү буенча 0,1% ка кимегән. Гыйнвар-февральдә республикада сәнәгать җитештерүе индексы 99,3% тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 1,4 % ка арткан, ваклап сату сәүдә әйләнеше 15% ка кимегән. Мондый саннарны бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышында хәбәр итте.
20.03.2015

2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап бүген ачылган бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы көн тәртибендәге төп мәсьәлә булачак.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып бара.

20.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казандагы яңа “Имәнлек” станциясе белән “Җиңү проспекты” станциясен тоташтырачак “Сөембикә” тонель казу комплексын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Ирек Фәйзуллин, “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар катнашты.

19.03.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Standard&Poor's халыкара рейтинг агентлыгы делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Агентлык вәкилләре белән әңгәмә барышында Илдар Халиков республиканың узган елдагы социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.
19.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ДОСААФ рәисе генерал-полковник Александр Колмаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Радий Зарипов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Колмаков яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга әзерлекнең төп бурычлары турында, шул исәптән аларны конкрет хәрби белегечлекләргә өйрәтү буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, сүз яшьләрне патриотик тәрбияләү турында да барды.

18.03.2015

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан хореография училищесы интернатында булды. Аның бинасы агымдагы ел башында төзелеп бетте. Кунаклар арасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, М.Җәлил исемендәге Татар  дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм башкалар да бар иде.

Битләр: << 1501 1502 1503 1504 1505 1506 1507 1508 ( 1509 ) 1510 >>