Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган айлык игълан итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы «Алабуга» МИЗда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «Аутоматив Гласс Альянс Рус» АО һәм «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ Төркия заводларының җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Алабуга» ППТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм Алабуга мунициципаль районы администрациясе җитәкчелеге озата йөрде.
“Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидент компанияләренә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ Күзәтчелек советы утырышында белдерде. Чара “Алабуга” МИЗның Административ-эшлекле үзәгендә үтте.
Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә “Хәят Кимья” заводы ачылуында катнаштылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” СПТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Хәят Холдинг” идарә рәисе урынбасары Мәхмәт Авни Кигылы, Төркия делегациясе вәкилләре, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында Татарстан-Төркия эшлекле форумы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «DEIK» Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр советы рәисе Омәр Җихад Вардан, төрле тармаклардан 20ләп Төркия компаниясе вәкилләре, шулай ук Татарстан дәүләт хакимияте органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи Төркиянең Akin Event компаниясенең бүлендеге «Медитуризм» туристлык агентлыгының Казандагы офисында булдылар. Агентлык эшчәнлеге белән танышу Нихат Зәйбәкчинең Татарстанга эшлекле визиты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов белән кунакны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген кич Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич «Адмирал» сәүдә комплексындагы янгынның тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын сәбәпләрен тикшерү мәсьәләсе буенча Казанда эшче киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Россия Федерациясе Генераль прокуроры Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия ФИХ, Россия ЭЭМ, Россия ГХМ, Россия Тикшерү комитеты, Федераль миграция хезмәте, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Роспотребнадзор бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә кичә узган “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышында перспективалы проектлар каралды.