Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнары, прокуратура органнары белән бергәләп, Татарстан Республикасында 385 сәүдә объектының янгынга каршы торышына тикшерүләр оештырган һәм уздырган. Бу белешмәләр бүген Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышында хәбәр ителде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды.
2015 елның 6 апреленә 362 сәүдә объектының янгынга каршы торышына тикшерүләр уздырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышын үткәрде. Утырышта ике мәсьәлә каралды. Беренче мәсьәлә – “Адмирал” сәүдә үзәгендәге гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү һәм күп санда кеше булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә башкарма һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук контроль-күзәтү органнары арасында багланышларны камилләштерү буенча чаралар; икенче мәсьәлә – Татарстан Республикасында җәмгыять иминлеген тәүмин итү буенча өстәмә чаралар.
Венгриядән килгән коллегаларыбыз тәкъдим иткән проектлар уңышлы булсын өчен Татарстанда аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген Казанның "Корстон" комплексында узган Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип вәгъдә бирде.
Пленар утырышта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссия рәистәше Николай Федоров, Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Хөкүмәтара комиссия рәистәше Петер Сийярто, Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Сергеев, Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Венгриянең Тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
Бүген Казанда “Сувар-плаза” сәүдә үзәгендә Венгриянең Генераль консуллыгы ачылды. Ачылыш тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Венгрия белән хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мөмкинлеген югары бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм чит эшләр министры Петер Сийярто белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты Резиденциясендә узды.
Искәртәбез, Петер Сийярто Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгерия хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашау өчен кичә кич Казанга килде.
Бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил «Казан вертолет заводы» ААҖнең җыю цехларында булдылар.
Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, башка ведомстволар вәкилләре озата йөрде.