Яңалыклар

15.05.2015
Бүген Татарстанда республиканың башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыкларын укыту буенча "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗә" программасы башланды.  "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе һәм Казан федераль университеты оештырган чара "Казан" тау-чаңгы комплексында уза. Программаны ачуда ТР Президенты вазsqфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты.
14.05.2015

Иртәгә, 2015 елның 15 маенда, реаль вакыт режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында «Алабуга-Волокно» заводын ачу тантанасыннан интернет-трансляция оештырылачак.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» ДК генераль директоры Сергей Кириенко, «Композит» холдинг компаниясе» генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ ППТ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашачак.

14.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

14.05.2015

Бюджет чараларын һәм финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалану – илнең икътисадын үстерү өчен төп шартларның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Дәүләт (муниципаль) финанс контролен үстерү. Законнар, практика, институтлар" II халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды. Утырышта шулай ук Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика һәм федераль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

14.05.2015
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Илкүләм дан үзәге” төбәкара иҗтимагый фонды вице-президенты Наталья Якунина гаиләләргә һәм аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ТР Хөкүмәте программалары комплексы һәм «Святость материнства» - “Ана изгелеге” Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру турындагы килешү имзалады.
13.05.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Корек Груп» идарә рәисе (Иракның Курд автоном районы) Сирван Барзани белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре һәм Ирак делегациясе әгъзалары катнашты.
13.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм башкалар озата йөрде.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Менделеевск һәм Алабуга муниципаль районнарына барды. Сәфәренең максаты - җирле аграрийлар белән язгы кыр эшләре турында фикер алышу, "Аммоний" ААҖ объектларын төзү белән танышу, шулай ук берничә мәдәни һәм спорт объектын ачу тантаналарында катнашу.

13.05.2015

Язгы кыр эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсе барышында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада бүген язгы кыр эшләре әйбәт бара. Былтыргы белән чагыштырганда бер көнгә генә соңга калып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, төп бурыч – чәчү эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. "Моның өчен бөтен нәрсә бар: техника да, тырышлык та", - диде ул.

13.05.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе “Отель Джузеппе” ҖЧҖ генераль директоры Джузеппе Спарта белән очрашты.
13.05.2015
Бүген Татарстан Менделеевск районы Сәйтәк авылында күп функцияле иҗтимагый үзәк ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 1501 ( 1502 ) 1503 1504 1505 1506 1507 1508 1509 1510 >>