Яңалыклар

01.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә узды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Энергетика министрлыгы вәкилләре, энергияне сак тоту региональ үзәкләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

31.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Internationalда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре рәсми делегаты Мөбәрәк Әл-Шәмиси белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында узды.

31.03.2015
Татарстанда 2014 ел өчен керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле 115 меңләп кеше исәпләнә. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
31.03.2015
2015 елның 1 апреленнән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурлары министры урынбасары – табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов белдерде. Бу чара Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
30.03.2015

Татарстан, Россия регионы буларак, әлегә Фарсы култыгы илләре, тулаем гарәп дөньясы илләре базарларында начар тәкъдир ителгән, һәм без соңгы елларда бу юнәлештә җитди эш алып барабыз, форумнарда катнашабыз, потенциаль партнерлар эзлибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дубай шәһәрендә узучы Annual Investment Meeting еллык инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

30.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) Икътисад министры Солтан Әл- Мансури белән очрашты.

Очрашу бу көннәрдә Дубай шәһәрендә узучы Annual Investment Meeting инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында узды. Очрашуда шулай ук БГӘдә Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, Татарстан Республикасының Дубай шәһәрендәге сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

30.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда Annual Investment Meeting (AIM-2015) ел саен үткәрелә торган инвестицион форум утырышында Татарстан Республикасындагы инвестицион климат турында сөйләде. Инвестицион форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов туры чит ил инвестицияләренең тотрыклы үсешне тәүмин итүдә роле турындагы панель дискуссиядә катнашты. Доклад белән чыгыш ясаучылар арасында Халыкара сәүдә палатасы генераль секретаре Джон Данилович, БМО Генераль секретаре урынбасары Канде Юмкелла, халыкара үзәкнең башкарма директоры Аранча Гонзалес бар иде.

30.03.2015
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстам Миңнеханов эш сәфәре белән Дубай шәһәрендә. Сәфәрнең төп максаты - халыкара инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM-2015) катнашу.
29.03.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына 2015 ел Чемпионнар лигасында җиңүләре белән котлау телеграммасы җибәрде.

Котлаулар спортчылар командасына, «Зенит-Казан» волейбол командасының баш тренеры В.Р.Алекнога, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х.Мөхәммәтшинга, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Р.А.Кантюковка адреслана.

28.03.2015

Татарстан Республикасында азык-төлек базарындагы ситуация турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. Николай Титов хәбәр иткәнчә, ваклап сатуда продукция ассортименты зур, төп продуктларга бәяләр тотрыклану күзәтелә.

Битләр: << 1501 1502 1503 ( 1504 ) 1505 1506 1507 1508 1509 1510 >>