Яңалыклар

26.03.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Васыйл Шәйхразыев, “РИТЭК” ААҖнең һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар VI конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүгә багышланган киңәшмә уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә шулай ук “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының генераль директоры Игорь Бекетов, “РИТЭК” ААҖнең генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлиева катнашты.
26.03.2015

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

«Татнефть» ААҖнең 2015 елның ике ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм апрель аена һәм икенче кварталга бюджеты расланды.

26.03.2015

Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшкуарлары белән очрашты. Очрашу ИТ-паркта узды. Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, республика министрлыклары һәм ведомтсволары җитәкчеләре, ТР муниципалитетлары башлыклары, Татарстан бизнес даирәсе вәкилләре катнашты.

26.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Стамбул мэры Кадыйр Топбашка «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремленең тантаналар залында узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге Кадыйр Топбашка җирле үзидарә өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек, Казан белән Стамбул арасында халыкара багланышлар үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды.

26.03.2015

Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чезаре Мариа Рагальини белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Искәртик, бу илченең Казанга беренче мәртәбә килүе. Ул Казанда берничә мәдәният объектында була, шул исәптән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты каршындагы Италия мәгариф һәм фән үзәгендә дә.

25.03.2015

Татарстанда эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм аларның дәрәҗәсен арттыру эше күптән алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Competition 2019 һөнәри осталык буенча халыкара чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәренең заявкасын тәкъдир итү тәмамлангач, журналистлар белән сөйләшү барышында хәбәр итте. ММЧ вәкилләре сорауларына World Skills International президенты Саймон Бартли да җавап бирде.

25.03.2015

Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә заявкасының рәсми презентациясендә катнашты. Чара Казан Ратушасында узды. Анда  Казан мэры Илсур Метшин,  WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, WorldSkills International да РФнең рәсми делегаты – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Эшче кадрлар һәм өстәмә профессиональ белем өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Золотарева, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты. 

25.03.2015

Бүген “Казан” Халыкара аэропорты янында "WorldSkills Arena" күргәзмә үзәге капсуласын салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, WSI техник мәсьәләләр буенча вице-президенты Стефан Прашл, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, WorldSkills Russia президенты, Россиядән WSI техник делегаты Павел Черных, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.

25.03.2015

“Ел хәйриячесе” республика конкурсының 8 еллык тарихы дәвамында 22 миллиард сум акча җыеп булды. Бу хакта бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе 2014” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында белдерде. Чара Казанда “Корстон” КСКК мәйданчыгында үткәрелде. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

25.03.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗип Галимәрдәнов белән очрашты.

Минтимер Шәймиев 87 яшьлек ветеранны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшырды.

Битләр: << 1501 1502 1503 1504 1505 ( 1506 ) 1507 1508 1509 1510 >>