Яңалыклар

13.07.2015
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы уздырылды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды.

Утырышта, аерым алганда, Татарстанда агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча транспорт һәлакәтләре торышы, аларны киметү буенча чаралар күрү, Казанда уздырылачак спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында спортчыларны һәм клиентлар төркемнәрен йөртү өчен урам-юл челтәре әзерлеге һ.б. турында сүз барды.
13.07.2015

Бүген Мәскәүдә 2019 елда Россиядә WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәре үтенечен тәкъдир итү репетициясе узздырылды.

Чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды, репетициядә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар катнашты.

13.07.2015
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына 25 ел тулу уңаеннан аның генераль директоры Леонид Толчинский белән очрашты.
11.07.2015
2015 елның беренче ярты еллыгында Татарстан Республикасы терлекчелегендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
11.07.2015
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капремонт 42 муниципаль берәмлекнең барлык 999 объектында башланган. Ремонт эшләре 319 күп фатирлы йортта төгәлләнгән.
2015 елның 9 июленә торак фонд мониторингы мәгълүматлары буенча ремонт эшләре 3 млрд. 930 млн. 314 мең сумга башкарылган, бу 83,43% тәшкил итә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
10.07.2015
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн үзәгенә куелган төп мәсьәләләр - 2015 елның 3 кварталында “Татспиртпром” ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең план күрсәткечләрен, шулай ук 2015 елга компаниянең ачыкланган бюджетын раслау, эшләп чыгарыла торган продукциянең ассортиментын яңарту буенча эш турында, “Казан” шәраб заводы”филиалының эшчәнлеген үстерү стратегиясе турында.
10.07.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда узачак 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар өчен туклану пунктларының әзерлеген тикшерде. Аны ТР Премьер-министр урынбасары- ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыров озата йөрде.
09.07.2015
15 нче тапкыр үткәрелә торган Татарстан нефть саммиты бөтен илнең нефть тармагы киңлекләрендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бу хакта Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә ТР нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәне ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
09.07.2015

Углеводородлар запасларын чыгару кыенлаша баруны исәпкә алып, яңа технологияләр дә, инвестицияләр дә шактый зур күләмнәрдә кирәк, дәүләт ягыннан да күбрәк ярдәм зарур. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика нефть компанияләре җитәкчеләренең гадәттәге еллык киңәшмәсе тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

Искәртәбез, бу чара ел саен Татарстанда 2001 елдан бирле уздырыла һәм «нефть саммиты» дигән рәсми булмаган исем алды.

Нефть саммиты-2015 Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш поселогында узды. Саммит башланыр алдыннан анда катнашучылар һәм чакырылганнар мобиль экспозицияләргә куелган алдынгы технологияләр һәм җайланмалар белән танышты.

08.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Биләр поселогындагы «Фәнсар» фәнни-мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, «Сәләт» хәрәкәтенең баш идеологы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Җәүдәт Сөләйманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Битләр: << 1451 1452 1453 1454 1455 1456 ( 1457 ) 1458 1459 1460 >>