Яңалыклар

15.07.2015

Татарстан Республикасының Казахстан Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рөстәм Вәлиуллов билгеләп куелды.
Указга (ПУ-653) бүген, 2015 елның 15 июлендә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имза салды.

15.07.2015
Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булган изге Рамазан ае тәмамлануын билгели. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Озын һәм эссе җәйге көннәрдә ураза тоту - Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбатлау өчен аерым бер мөмкинлек.
15.07.2015
Бүген Казан Кремлендә “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы” халыкара конгрессының тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы узды.
15.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.

15.07.2015

Казанның тарихи үзәгендә объектларны төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты. 

15.07.2015
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары автопаркы 72 яңа эш машинасы белән тулыланды. Полиция участок уполномоченныйлары һәм патруль-пост хезмәте инспекторларына яңа транспорт ачкычларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырды.
14.07.2015

Бүген Иннополис шәһәрендә Саклык банкы һәм Татарстан Республикасы арасында ике килешү төзелде: беренчесе - ислам финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турында, икенчесе - "Безналичный Татарстан" исемле. Килешүләрне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф имзалады.

14.07.2015

Татарстанда Президент академиясенең җәйге кампусын уздыру республикага талант ияләрен җәлеп итү мөмкинлеге тудыра. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумын ачу тантанасыннан соң журналистларга әнә шулай дип белдерде.

14.07.2015

Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Студентларны Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, "Россия Саклык банкы" идарәсе рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров сәламләде.

14.07.2015
Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны йөртү өчен 136 маршрут билгеләнгән. Бу хакта бүген Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган брифингта “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Битләр: << 1451 1452 1453 1454 1455 ( 1456 ) 1457 1458 1459 1460 >>