Яңалыклар

29.08.2015

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының (РКОД) яңа корпусын карады. Объект Казан шәһәренең Себер тракты урамындагы 31 нче йортта урнашкан. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.

29.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә капиталь ремонттан соң «Кояш нуры» яшүсмерләр клубын ачты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

«Кояш нуры» яшүсмерләр клубы 1999 елда эшли башлаган һәм өстәмә белем үзәге булып тора.

29.08.2015
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты
29.08.2015

Татарстан Республикасында 2015 елның 28 августына 1 млн. 495,2 мең кв. м. торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 62,3 проценты. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 102 мең кв. м. тәшкил иткән 87 йорт тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты

28.08.2015
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән Екатерина Рабаяны спорттагы казанышлары белән котлады.
Бу чара Казан Кремлендә узды.

Екатерина Рабая стендка ату буенча Россия җыелма командасы әгъзасы булып тора.
28.08.2015
ТР Премьер-министры Илдар Халиковның бүген республиканың Тукай районына эш буенча сәфәре барышында республика программалары кысаларында ике бистәдә төзелгән объектлар – Сосновый Борда 80 урынлык балалар бакчасы һәм Комсомолецта 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк ачылды. Әлеге сәфәрдә Хөкүмәт җитәкчесен район башлыгы Васил Хаҗиев озата йөрде.
28.08.2015
Бүген Иннополис Университетында бакалавр һәм магистрларга диплом тапшыру тантанасы узды. Чарада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов катнашты. 
28.08.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Павлюхин урамында урнашкан “Алтын дага” торак комплексында булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.
28.08.2015

Бүген Acronis компаниясе һәм "Иннополис" МИЗ" АҖ ике яклы хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаладылар. Документ Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барында "Иннополис" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышында имзаланды. 

28.08.2015

Бүген Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы Югары Ослан районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 1451 1452 ( 1453 ) 1454 1455 1456 1457 1458 1459 1460 >>