Яңалыклар

30.08.2015

Бүген күп күрсәткечләр буенча алдынгы регион булып калу өчен Татарстан Республикасында бөтен нәрсәләр дә эшләнә, күп башлангычларда безгә Россия Президенты Владимир Путин ярдәм күрсәтә, иң катлаулы бурычларны үтәүне безгә ышаналар.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан «Корстон» КСКК да (Казан) уздырылган кабул итү мәҗлесендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы исеменнән кабул итү мәҗлесенә республика һәм федераль структуралар вәкилләре, депутат корпусы вәкилләре, Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены ияләре, хезмәт ветераннары, эшче һөнәрләре вәкилләре – механизаторлар, фермерлар, шулай ук табиблар, педагоглар, инженерлар, барлыгы 650дән артык кеше чакырылган иде.

30.08.2015

Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның яңартылган экспозициясе ачылды. Яңа экспозицияләр белән беренче булып Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов танышып чыкты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин озата йөрде.

30.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремленең кабул итүләр залында узды. Барлыгы 50 бүләк тапшырлды. Кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләренең Татарстанның төп бәйрәме көнендә – Республика көнендә тапшырылуын күренекле вакыйга дип атады.

30.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында муниципаль берәмлекләр арасында Татарстан Республикасы көненә багышланган еллык Республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров һәм башкалар катнашты.

29.08.2015
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Республика көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Мөхтәрәм татарстанлылар!

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем төп дәүләт бәйрәмебез – Республика көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Үткән чирек гасырда без бергәләп бик күпкә ирештек.
29.08.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада югары технологияле поликлиника ачылу тантанасында катнашты.
29.08.2015
Бүген Түбән Камада, Мурадьян урамында, яңа сквер ачылды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
29.08.2015
Бүген Казанның Кремль яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган  "Мәдәниятләр бизәге" беренче республика этноконфессия фестивале уза. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды.
29.08.2015

ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда төзекләндерелгән Боратынскийлар утарын ачуда һәм утарның төп йортында "Боратынскийлар йортының кичләре һәм иртәләре" дигән яңа экспозицияне тәкъдим итүдә катнашты. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озата йөрде.

29.08.2015
Бүген Казанда Л.Н.Толстой исемендәге Музей-мәгариф  үзәге ачылды. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре чараның мәртәбәле кунаклары булды.

Битләр: << 1451 ( 1452 ) 1453 1454 1455 1456 1457 1458 1459 1460 >>