Яңалыклар

26.08.2015
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында катнашты. Искәртик, бу көннәрдә Россия башкаласында гадәттәге Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре тәмамлана.  
26.08.2015
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытай Халык Республикасының Туристлык буенча Дәүләт идарәсе делегациясе белән очрашты. Очрашуда Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР МК аппаратының Сәламәтлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.
26.08.2015
Татарстан нефть-газ форумын тантаналы ачу 2 сентябрь көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә комлпексы территориясендә уздырыла. Форумда катнашучыларның гомуми саны - 1,6 мең кеше. Бу хакта бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ҖЧҖ директорлар советы утырышында "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов хәбәр итте. Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 
26.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләрен олылау тантанасында белдергәнчә, Татарстанда аерылышу процедурасын катлауландыру чаралары эшләнә. «Бүген аерылышуларга бик җиңел карау очраклары сер түгел. Без бу системаны үзгәртергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

26.08.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген су ресурслары буенча Россия-Кытай уртак комиссиясе делегациясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР экология министры Артем Сидоров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Ике яктан да катнашучылар алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар турында фикер алыштылар.
26.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта «Татнефть» ҖАҖнең 2015 елның җиде аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

25.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2015» халыкара авиация-космик салонын ачуда катнашты, ул Мәскәүдән ерак түгел Жуковский шәһәрендә старт алды.

Авиасалонның күргәзмә павильоннары 19 мең кв. метрда урнашкан, шулар арасында Татарстан Республикасы предприятиеләре – Казан вертолетлар заводы, «С.П.Горбунов ис. КАЗ – «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Казан Гипронииавиапром», «Электроприбор» заводы, «Радиоприбор», «Элекон заводы», «Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы» ААҖ, В.И. Шимко ис. «Радиоэлектроника» ФҖБ» ААҖ бар.

25.08.2015
Быел Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында беренче сыйныфка керүче ярдәмгә мохтаҗ 8,3 мең баланың 7,5 меңенә хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Акция 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
25.08.2015
Казандагы XI Халыкара мөселман кинофестивале бюджеты 14 млн. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдерде.

Кинофестиваль быел 5сеннән 11 сентябрьгә кадәр узачак. Ачылыш һәм ябылу тантанасы Г.Камал исемендәге театрда булачак.
24.08.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасында "Сабантуй" стендлы ату һәм спортинг комплексында булды. Искәртик, "Сабантуй" ату аренасы былтыр ачылды. Комплекста ату өчен ике мәйданчык һәм спортинг өчен 8 мәйданчык бар. Комплекс заманча җиһазландырылган, куркынычсызлык таләпләре үтәлгән - бу биредә республика һәм региональ дәрәҗәдә ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә. 

Битләр: << 1451 1452 1453 1454 ( 1455 ) 1456 1457 1458 1459 1460 >>