Яңалыклар

11.08.2015
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә эш визиты кысаларында Ибирапуэра паркын карады, анда шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү һәм үстерү тәҗрибәсе белән танышты. Ибирапуэра зурлыгы буенча шәһәрнең икенче паркы санала һәм 140 гектар мәйданны били. Парк табигать элементлары һәм архитектура төзелмәләрне камил рәвештә берләштерә торган комплекс булып тора. Аерым алганда, биредә берничә музей, күргәзмә үзәге, планетарий, астрофизика мәктәбе һәм администрация бинасы бар.
11.08.2015
ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарга эш сәфәрендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.
11.08.2015
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул кунакханә комплексын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
11.08.2015
19 август көнне Казанда Социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларның III республика форумы кысаларында гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш кертүчеләргә ТР Президенты премияләре тапшырылачак. Премияләр шәхси затларга һәм коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә. Әлеге бүләккә 2 граждан (250шәр мең сум) һәм 3 оешма (400әр мең сум) ия булачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, конкурска 40 шәхси заттан һәм 41оешмадан заявкалар килгән.
10.08.2015

2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.

Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, «Росатом» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

10.08.2015
Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча FINAның XVI дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданчыгы булган ФИНА паркында су мундиаленың “Мастерс” категориясендәге өлешен ачу тантанасы узды. Чарада әлеге Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
10.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сан-Паулуга (Бразилия) ике көнлек эш сәфәре кысаларында «Парк Аньемби» күргәзмә комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россиянең Казанда WSC 2019 уздыруга заявкасын бәяләгән иде. Искәртәбез, бу заявка WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышында тәкъдим ителәчәк. Россиядән тыш, һөнәр осталыгы буенча дөнья чемпионатын үзендә кабул итәргә Франция (Париж шәһәре) һәм Бельгия (Шарлеруа шәһәре) теләк белдергән иде.

10.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сан-Паулу шәһәренә (Бразилия) килде.

Төп максаты - WorldSkilis Генераль Ассамблеясе утырышында катнашу, аның кысаларында 2019 елда WorldSkilis Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәр игълан ителәчәк.

10.08.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Австралиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Безнең спорт һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка да күчәргә тиеш, диде Илдар Халиков, кунакларны сәламләп, Австралия һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм ныгытуга ярдәм итәчәк уртаклыкны табарга кирәк.
09.08.2015

Бүген тәмамланып килүче Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында җанатарлар Россиянең спортны яратуын күрсәтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласындагы су мундиаленең ябылу тантанасында хәбәр итте. Чара «Татнефть Арена» боз спорты сараенда узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Россия Спорт министры Виталий Мутко һәм башкалар катнашты.

Битләр: << ( 1461 ) 1462 1463 1464 1465 1466 1467 1468 1469 1470 >>