Яңалыклар

19.06.2015

Бүген 16 нчы Су спорт төрләре дөнья чемпионаты кысаларында Россия Coca-Cola (BonAqua бренды) компаниясе белән «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО арасында партнерлык турындагы килешү имзалау тантанасы Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Coca-Cola HBC Eurasia компаниясе генераль директоры Стефанос Вафеидис, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.


19.06.2015

Татарстан Республикасы 2015 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узучы «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү» панель сессиясендә хәбәр итте. Сессиянең модераторы – Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов.

19.06.2015

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Инновацион регоннары ассоциациясенең гомуми еллык җыелышы үткәрелде. Җыелышны РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин ачып җибәрде. Ул, аерым алганда, РИРАнең күптән түгел биш еллыгын үткәргәнен билгеләп үтте. «Шул вакыт эчендә РИРАнең үз йөзе формалашты, ул инновацион икътисадның актив катнашучысы булды, - дип әйтте Сергей Нарышкин. – Бүген заман Ассоциация алдында принципиаль яңа максатлар куя, аларда инновацион алымнарны алыштырып булмый». 

19.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Кризис: мифлар һәм чынбарлык. Нәрсә эшләргә?» темасына Сбербанкның эшлекле иртәнге ашында катнашты.

Сбербанкның эшлекле иртәнге ашы – Россия Сбербанкы 2009 елдан бирле зур инвестицион-икътисадый форумнарда, шул исәптән Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумында, Петербург халыкара икътисадый форумында, Сочидагы инвестицион форумда традицион рәвештә оештыра торган чара.

Бүгенге эшлекле иртәнге аш «Кризис: мифлар һәм чынбарлык. Нәрсә эшләргә?» темасына багышланды.

18.06.2015

Татарстан Республикасы, Россия регионнарының берсе буларак, Согуд Гарәбстаны белән икътисадый партнерлыкны үстерергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны вице-премьеры - оборона министры, варис принц урынбасары Мөхәммәд бен Сәлман Әль Согуд белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Санкт-Петербургта узды, Рөстәм Миңнеханов анда эш сәфәре кыла.

18.06.2015

Бүген Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырлык зур эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе активы белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу «Амбассадор» кунакханәсе залында узды.

18.06.2015

IBM компаниясе Иннополис инновацион юлдаш шәһәрендә урнашкан (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты булу теләген белдерде. Бүген бу хакта IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

18.06.2015

Бүген XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов WSI җитәкчелегенә 2019 елда WorldSkills Competition уздыру буенча, Россия Федерациясеннән кандидат буларак, Казанга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Бу безнең өчен горурлык та, җитди җаваплылык та, диде ул, алда зур эшләр көтә.

18.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән очрашты.

Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумында кысаларында «Ленэкспо» мәйданчыгында узды.

18.06.2015

Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында Россия территориясендә «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру буенча хезмәттәшлек һәм мәгълүмат алмашу турында килешү имзаланды.

Документка «Россия автомобиль юллары» («Росавтодор») дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм «Федераль проект финанславы үзәге» ААҖ идарәче директоры Илья Пономарев имза салды.

Битләр: << 1461 1462 1463 1464 1465 ( 1466 ) 1467 1468 1469 1470 >>