Яңалыклар

23.06.2015
Быел 5 айда Татарстанда “финанс пирамидалары”на кагылышлы 12 җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр органнарына зыян күрүчеләрдән 2 меңләп гариза килгән, гомуми зыян күләме 800 миллион сумнан артып киткән. Судка җинаять эшләренең 1 се җибәрелгән, 2 кеше җәзага тартылган.
Бу хакта бүген ЭЭМның ТР буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсе җитәчесе Илдар Сафиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
23.06.2015
Бүген борынгы шәһәр Болгарны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә бер ел тулды. 2014 елның 23 июнендә Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38 нче сессиясе карары белән Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде.

Болгар Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән объектларның дөньяда 1002 нчесе, Татарстанда 2 нчесе (Казан Кремле бу исемлеккә 2000 елда кертелде).
23.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Halcyon Gallery сәнгать галереясе (Англия) президенты Пол Грин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты.

23.06.2015

Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Икътисадый совет утырышы Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм инновацион сәясәтенә багышланган иде. 

22.06.2015

2015 елның 22 июненә Татарстан Республикасында 932 мең кв.м. торак (еллык заданиенең 38,8 %ы). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

22.06.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Halcyon Gallery (Англия) сәнгать галереясе вәкилләре белән очрашты. Галереянең президенты Пол Грин һәм башкарма директоры Уди Шелег Казанда туган Эрнст Мәһдиев озатуында Татарстан белән танышу һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Казанга килделәр.
22.06.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 74 ел тулуга багышланган митингта катнашты. Бу чара Казанның Җиңү паркында узды.
Митингта шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре һ.б. катнашты.
19.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Бакудагы беренче Европа уеннарында метрлы трамплиннан суга сикерүләрдә алтын медаль яулауга бәйле рәвештә Татарстан спортчысы Никита Шлейхерга һәм югары категорияле тренер-мөгаллим Павел Муякинга котлау телеграммасы җибәрде.

19.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш «Гамәл кылырга вакыт: уртак көчебез белән – тотрыклылыкка һәм үсешкә» девизы астында узды.

Утырышта нотык белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Россия инвесторлар өчен, салым йөкләнешен арттырмыйча, максималь ирекле, алдан исәп тотарлык һәм ачык шартлар тудырачак, дип белдерде Владимир Путин.

19.06.2015
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россиянең танылган педиатры һәм хирургы, җәмәгать эшлеклесе, профессор, медицина фәннәре докторы, Мәскәүнең кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры Леонид Рошаль белән очрашты.

Битләр: << 1461 1462 1463 1464 ( 1465 ) 1466 1467 1468 1469 1470 >>