Яңалыклар

26.06.2015

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды. Җыелышта шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

26.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Евгений Максимович Примаков вафат булу сәбәпле хатыны Ирина Примаковага кайгы уртаклашу сүзләрен юллады. «Хөрмәтле Ирина Борисовна!  Ирегез Евгений Макчимович Примаков вафат булу сәбәпле, шәхсән миннән һәм бөтен Татарстан Республикасы халкыннан тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Гаиләсе, туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен Россия җәмәгатьчелеге алмаштыра алмаслык тирән югалту кичерде», - диелә телеграммада.

  

26.06.2015

"Татнефть" – чынлап торып Татарстанда беренче номерлы компания. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чара Әлмәт шәһәрендә "Нефтьче" мәдәният сараенда узды.

26.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Җыелыш эшендә шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов, "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

"Татнефть" ААҖнең 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов чыгыш ясады.

26.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш визиты белән килде. Визитның төп максаты – “Татнефть” ААҖ еллык гомуми акционерлар җыелышында катнашу. Әлмәт шәһәренә килүгә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы капиталь ремонттан соң Республика клиник-онкология диспансеры филиалы эше белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, “Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар озата йөрде. 

25.06.2015

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Казан илкүләм тикшеренү технологик университетының (КХТИ) 125 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар, шулай ук Россиянед күренекле галимнәре, КНИТУ-КХТИ мөгаллимнәре һәм студентлары. Кереш сүз белән КНИТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов чыгыш ясады.

25.06.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы хәзерге заман шартларында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә милли иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре булды.

Шулай ук утырыш барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Илкүләм терроризмга каршы комитет аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Ильин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округындагы Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

25.06.2015
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәренә эш сәфәре кылды, ул анда төзелүче һәм реставрацияләнүче объектларны карады.
25.06.2015

Бүген көндез Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Самарага эш визиты белән килде. Сәфәрнең төп максаты – Идел буе федераль округы (ИФО) Советы утырышында катнашу. Утырыш эшендә шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар катнаша. 

25.06.2015

«ТАИФ» компанияләре төркеменең 2014 елда чиста табышы 45 млрд. сум, «ТАИФ» ААҖнең 8 млрд. сум чамасы. Бүген бу хакта матбугат конференциясендә «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе, генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Султиев хәбәр итте.

Матбугат конференциясе «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы һәм Директорлар советы утырышы тәмамланганнан соң уздырылды. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

Битләр: << 1461 1462 ( 1463 ) 1464 1465 1466 1467 1468 1469 1470 >>