Яңалыклар

09.11.2018

Бүген Петропавловскта (Казахстан) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татарстан Республикасының туризм тармагы үсеше турында сөйләде.

Искәртәбез, бүген Петропавловскта Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында Төбәкара хезмәттәшлек форумы уза.

Быел форумның төп темасы: «Россия белән Казахстан туризмын үстерүнең яңа алымнары һәм тенденцияләре».

09.11.2018

Бүген Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.

Искә төшерәбез, Красноярск крае губернаторы Татарстанга Универсиада утын башка шәһәргә тапшыру тантанасында катнашу өчен килде.

09.11.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россиядәге “Сименс” компаниясе президенты Александр Либеров белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

09.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петропавловскка (Казахстан) эш сәфәренә килде.

Сәфәренең төп максаты – Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу.  

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәре кысаларында җирле татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты. 

08.11.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев күренекле дипломат, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы Чыңгыз Айтматовның улы, “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык-Күл форумы” президенты Аскар Айтматов һәм форумның вице-президенты, тележурналист Ассоль Молдокматова белән очрашты.

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химия технологияләре өлкәсендә «СИБУР-Томскнефтехим» (НИОСТ) фәнни-тикшеренү оешмасының соңгы эшләнмәләре белән танышты.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Томскта эш сәфәрендә.

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Томскка эш сәфәре кысаларында Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашты. 

Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан предприятиеләре һәм вузлары вәкилләре катнашты. 

 

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскта радиоэлектрон технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы «Микран» фәнни-җитештерү фирмасы эшчәнлеге белән танышты.

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәренә килде. «Богашёво» аэропортында ТР Президентын Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы белән очрашырга һәм сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне киңәйтү чаралары турында фикер алышырга ниятли. Очрашуда хезмәттәшлек турында берничә документ имзалау да планлаштырыла. 

Битләр: << 931 932 933 934 935 936 937 ( 938 ) 939 940 >>