Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә аша "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты.
«Алнас» предприятиесе бүген яхшы үсеш динамикасы күрсәтә, Россия базарындагы урынын киңәйтә һәм экспорт потенциалын арттыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Россиядә нефть чыгару өчен электр үзәктән качу насосларынның тулы комплектлы җайланмаларн җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе – «Алнас» предприятиесенең 40 еллыгына багышланган тантанада хәбәр итте.
Чарада ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
Бүген Әлмәттә су спорты төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа «Мирас» спорт-савыктыру комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Главное инвестиционно-строительное управление РТ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уралэнергострой» УК» генераль директоы Виктор Суруда белән очрашты.
Яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында, аерым алганда, республиканың энергетика инфраструктурасы өлкәсендә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2019 елдагы сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе барлык негатив факторларны да исәпкә алырга тиеш, шул исәптән кайбер Көнбатыш илләре тарафыннан Россиягә икътисадый басымны да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» БСП ТТБ конференциясендә хәбәр итте.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясаганда түбә ябу һәм фасад эшләре көзге-кышкы чорга күчерелмәскә тиеш. Моның өчен үз вакытында аукционнар уздырырга һәм проект документациясен әзерләргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый бурыч куйды.
2018 елның 10 аенда ТРның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, хуҗалык кереме кимүгә карамастан, ит, сөт һәм йомырка җитештерүне арттырган. Бу хакта бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген республика дәүләт аппаратының профессиональ үсеше системасында әһәмиятле чарасы булган Иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре республика конкурсының нәтиҗәләре чыгарылды.
Бүген “Казан” халыкара аэропортында “Боинг-737” очкычы авиаһәлакәте корбаннарын искә алуга багышланган матәм митингы узды.
Бу чарада ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары катнашты.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды. Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.