Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Инвестицияләр советы һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Грантлар өчен көрәштә Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары активлык күрсәтте, үз проектларын үстерү өчен Президент грантлары фондыннан төбәк 174 млн сум алды.
2018 елның 31 оуктябрендә РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә РФ Президенты грантларын тәкъдим итүгә бәйге уздыру буенча координацион комитет утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда.
Отпуск турында күрсәтмә 2018 елның 29 октябрендә (№ 353) имзаланган.
Отпуск 2018 елның 1 ноябреннән 6 ноябренә кадәр булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” IV халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Бу чара “Корстон” мәйданчыгында (Казан) уза.
Ислам банкингы инструментларын үстерү, Татарстан һәм тулаем Россия территориясендә хәләл яшәү рәвеше принципларын алга сөрү турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Thomson Reuters» яңалыклар агентлыгына интервьюсында сөйләде. Журналистлар белән әңгәмә Дубайда (БГӘ) Глобаль ислам икътисадый саммиты кысаларында узды.
Бүген GIES-2018 киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хосусый секторын (Ислам үсеш банкы бүлекчәсе) үстерү корпорациясе җитәкчесе Айман Сеҗани белән очрашты .
Очрашуда Россия Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Олег Ганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан мөфтие Камиль Сәмыйгуллин, Дубайда Татарстан Республикасы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм башкалар катнашты.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңартуның барышы турында сөйләде.
Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә килде. Төп максаты - төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашу иде.
Комиссия утырышын Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки һәм аның хатыны Хироко Кодзуки белән очрашты.
Бүген Дубайда (БГӘ) еллык Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) башланып китте. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны 20 миллион кешелек Россия Федерациясе мөселман өммәте исеменнән сәламләде.