Яңалыклар

22.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld халыкара конференциясендә катнашачак, Oracle компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак.

20.10.2018

Республикада техник культуралар уңышын җыю барыгы һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру турында бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың бөтен районнары белән видеоконцеренцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

20.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

19.10.2018

“Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре үсешенең өстенлекле юнәлеше буларак авыл хуҗалыгы” темасына узган Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумының пленар утырышы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләреннән башланды.

Владимир Путин чыгышында Үзбәкстан белән уңышлы хезмәттәшлек алып баручы Россия компанияләре арасында “КАМАЗ” ГАҖен дә атады.

19.10.2018

Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумының төп көне Россия Федерациясе Икътисад министры Максим Орешкиннан һәм Үзбәкстан Республикасы Икътисад министры Ботир Хоҗаевтан эшлекле иртәнге аш белән башланып китте. Темасы «Потенциал ачабыз». Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу чарада катнашты һәм Үзбәкстан коллегаларына республиканың икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдир итте.

18.10.2018

Ташкентка килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татар җәмәгатьчелеге белән очрашуга юнәлде. Очрашу Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә багланышлар комитетында узды, анда Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов та катнашты. 

18.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәренә килде, анда ул Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумында катнашачак. Форум ике дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиёев рәислегендә узачак.

18.10.2018

«Динамо-Казан» һәм «Динамо-ГАП» командалары җиңүләре республикада чирәмдә хоккей үсешенә яңа этәргеч булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» ирләр командасын һәм «Динамо-Гипронииавиапром» («Динамо-ГАП») хатын-кызлар клубын –  чирәмдә хоккей буенча России чемпионнарын хөрмәтлү тантанасында белдерде.

18.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнаша.

Утырыш иртәнге сәгать унда башланды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнаша. 

Көн тәртибен раслау алдыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары Керчь фаҗигасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

 

18.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кьензянг провинциясенең Халык комитеты рәисе Фам Ву Хонг җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты. 

 

Битләр: << 941 942 943 944 ( 945 ) 946 947 948 949 950 >>