Александр Груничев Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. Тиешле Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре вазыйфасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә азат ителде.
«Шәфигуллин Айрата Радин улын башка эшкә күчүе сәбәпле Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре вазыйфасыннан азат итәргә», - диелә документ текстында.
Бүген «Яңа гасыр» ТРКда «ШАЯН ТВ» балалар өчен тәүлек буена татар телендә тапшырулар алып баручы телеканал эшләтеп җибәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2018 елның 13-14 ноябрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәренә киләчәк.
Махачкала шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев рәислегендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышында катнашучылар тиешле резолюция кабул иттеләр.
Резолюциядә билгеләп үткәнчә, дөнья хәлләре кискенләшкән шартларда Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия, ә конструктив диалог һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру кирәкле шәкелгә әверелә.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы ахырында Татарстан Республикасы Президенты һәм Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” милли премиясен тапшырды. Премия ел саен утырышта ислам турында белем тарату һәм арттыруга керткән өлеш һәм Россия халыклары арасында үзара аңлашу казанышлары өчен тапшырыла.
2018 елның 25 октяберендә конкурс эшләрен кабул итү тәмамланган. Россия Фәннәр академиясе академигы Виталий Наумкин рәислегендәге жюрига быел 34 гариза кергән.
Татарстаннан премия “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллинга экстремизм юнәлешенә каршы булган социаль роликларны үз эченә алган “Мөһим мәсьәлә турында гади генә” (“Просто о главном”) фильмы өчен тапшырыла.
Премиягә шулай ук Дагыстан вәкиле Хаҗиморад Рәҗабов динара диалог мәдәниятен пропагандалау һәм үзара хөрмәтне һәм тынычлыкны ныгытуга багышланган “Кеше һәм иман” (“Человек и вера”) документаль проекты белән лаек була.
“Россия – Ислам дөньясы”ның Икенче премиясе - Е. М. Примаков исемендәге халыкара премия шундый ук казанышлары өчен чит ил массакүләм-матбугат чаралары вәкилләренә бирелде.
Бәйге әле тәмамланмаган, гаризалар 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Хәзерге вакытта премия алуга өч дәгъва кылучыдан 8 эш тәкъдим ителгән. Аның икесе гарәп, берсе инглиз телендә.
Бүген Махачкалада Дагыстан Республикасында «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы узды, чара яшьләр арасында экстремизмга каршы тору һәм гадәти ислам традицияләре буенча белем бирү мәсьәләләренә багышланган.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укып, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар сессия утырышын башлады. Утырыш модераторы - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры, Төркем координаторы Вениамин Попов.
Шулай ук сәламләү сүзе белән Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев чыгыш ясады. Ә Россия Чит ил эшләре министрлыгының Махсус йөкләмәләр буенча илчесе Константин Шувалов Россия Чит ил эшләре министры Сергей лавров сәламләүвен укыды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Дагыстан башкаласы Махачкала шәһәрендә узучы «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга сәламләү тексты:
«Кадерле дуслар!
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы ачылу уңаеннан сезне чын күңелдән сәламлим.
Махачкалага килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев белән очрашты, анда яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасына эш сәфәре кыла, анда ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышында катнашачак. Махачкала аэропортында Рөстәм Миңнехановны Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев һәм Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Артем Здунов каршы алдылар.
Республика делегациясе составында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин бар.
Башта Татарстан Республикасы Президенты белән Дагыстан Республикасы Башлыгы очрашуы узды, яклар төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов рәис буларак «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышын үткәрәчәк. Төп тема - "Яшьләргә белем бирү аша экстремизмга каршы тору". Тәкъдим буларак яшьләр арасында радикаллык белән көрәшүгә юнәлдерелгән Болгар ислам академиясе нигезендә "Киләчәк лидерлар академиясе" уртак Россия-мөселман проектын булдыру карала.