Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, диелә рәсми некролог текстында.
2018 елның 16 ноябрендә 80 нче яшендә авырудан соң Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе тормыш иптәше, вафат булды.
Шэньчжэньдә Кытайның Huawei компаниясе штаб-квартирасында Татарстан белән Huawei арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei вице-президент госпожа Эми Лиин ханым катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә Huawei компаниясенең соңгы яңалыклары белән танышты. Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Кытайның Шэньчжэн шәһәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәрендә (Кытай) CHTF югары технологияләр күргәзмәсен карады. Күргәзмә югары технологияләрне җитештерүгә, инновацияләргә һәм бу җитештерүләрне интеграцияләүгә багышлана.
Татарстан Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Антон Грачёв, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәренә (КХР) эш сәфәре барышында «PAX Technology» ИТ-компаниясе генераль директоры Джек Лю белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «DLS» ҖЧҖ генераль директоры Вилдан Хөсәенев катнашты.
Бүген Үзбәкстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Батырҗан Әсәдов белән Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин очрашты.
Очрашу Татарстан Министрлар Кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Гуандун провинциясендә эш сәфәре барышында “GAC” автомобильләр төзү заводында булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Гуандун провинциясенә эш сәфәре кысаларында илдәге иң эре автомобиль заводларының берсе булган Beiqi Foton Motor компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Гуандун провинциясе вице-губернаторы Оуян Вэймин әфәнде белән очрашуда Татарстан белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Гуанчжоу шәһәренә (КХР) эш сәфәре кысаларында узды. Анда Россия Федерациясенең Гуанчжоудагы Генераль консул Виктор Пашков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Татарстан белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлек өчен зур потенциал бар. Бергәләп аны гамәлгә ашыру өчен актив эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Гуандун провинциясе эшлекле даирәләре бизнес-форумында хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Гуанчжоу шәһәрендә эш сәфәрендә (Кытай Халык Республикасы).