Яңалыклар

21.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

21.05.2019

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне истәлекле дата – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

922 елда Аллаһы Тәгаләнең бөек мәрхәмәте белән ата-бабаларыбызның күңеленә ислам диненең илаһи нурлары иңдерелде һәм ул әлегәчә безне Ходайдан рәхим-шәфкать сорап, гөнаһлардан арынырга, рухи камиллеккә ирешергә, тынычлыкка һәм татулыкка өнди.

20.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) финал этабын ачу тантанасында катнашты. Чара «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 

Ярышлар Казанда 21 майдан 23 майга кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә мәйданчыгында барачак. Ярышларда 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогыннан 23 компетенция тәкъдим ителәчәк. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors чарасында катнашучы яшүсмерләр ярышачак.

20.05.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе”  республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Форум Казанның ИТ-паркы – югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында уза.

20.05.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вазгыятьне  күзәтү советының чираттагы утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

20.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында WorldSkills International халыкара оешмасы һәм Samsung Electronics компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills президенты Саймон Бартлига һәм Samsung Electronics глобаль технологияләр үзәге вице-президенты, башлыгы, Samsung Skills бүлекчәсе генераль секретаре Донг Сеоб Джангка Казанда 2019 елның 20-24 маенда узучы «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia) финалында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

20.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Төркиянең Anadоlu Efes компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

20.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар РФдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советы утыршы йомгаклары турында фикер алыштылар, утырыш Казанда узган иде.

20.05.2019

Рәсми Татарстан сайтында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финаль этабының ачылу тантанасы трансляциясе оештырыла. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

19.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчынгының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалын уздыруга әзерлеген бәяләде.

Искәртәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалы Казанда 2019 елның 20-24 маенда узачак.

Чемпионат «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак һәм WorldSkills Kazan 2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты (2019 елның 22-27 августы) алдыннан сынау рәвешендә булачак.

Битләр: << 851 852 853 854 855 856 857 ( 858 ) 859 860 >>