Яңалыклар

29.05.2019

Татарстан командасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 VII илкүләм чемпионаты финалында җиңүе – WorldSkills хәрәкәтен үстерүдә зур эшенең нәтиҗәсе ул. Әмма максат – чемпионатларда катнашу һәм җиңү генә түгел, беренче чиратта Worldskills хәрәкәте аша мәгариф системасына гамәлгә кертелә торган дөньядагы иң яхшы методикалар, технологияләр һәм стандартлар әһәмиятле.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Ленин исемендәге мдәният комплексында узган "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) 2019 VII илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында белдерде.

Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов WorldSkills хәрәкәтендә Татарстан Республикасы җыелма командасы катнашуга багышланган күргәзмәне карады һәм республикада 2017-2019 елларда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) чемпионаты хәрәкәрте үсеше турындагы презентация белән танышты.

Татарстан Президенты шулай ук Социалистик Хезмәт Герое, Россия Федерациясе атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов хәтеренә багышланган стендны карады.

Тантаналы чарадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Республикасы WorldSkills илкүләм чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады. “Бу Россиядә WorldSkills хәрәкәртенең 7 еллык тарихында безнең өченче җиңүебез, - диде ул. – Шул казанышка үзебездә, Казанда август аенда WorldSkills дөнья чемпионаты узачак мәйданда ирешүебез шатлыклы. Ярышларда Россиянең 80 төбәгеннән 1700 конкурсант 92 төп һәм 48 яшүсмер компетенциясендә осталыгын күрсәтте. Татарстан командасында 350 конкурсант һәм 216 эксперт иде. 218 конкурсант 150 медаль яулады: 58 алтын, 49 көмеш, 43 бронза, шулай ук 26 профессиональлек өчен медальон. Иң алдан чемпионнарны әзерләгән остазлар һәм экспертларга рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең осталык, профессиональлек һәм фидакяр хезмәт югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте”, – диде Татарстан Президенты.

Аерым Рөстәм Миңнеханов чемпионатта җиңүчеләрне котлады: “Финалда сезнең ышанычлы җиңүегез – карьерагызның текә башлангычы, халыкара ярышларда яңа җиңүләр, профессиональлекнең яңа үрләренә ирешегез, - диде Татарстан Президенты. – Сез гаять зур тәҗрибә тупладыгыз, ул алдагы хезмәтегездә һәм шәхси үсешегездә әйтеп бетергесез өстенлек, 2021 елда Шанхайда дөнья чемпионатында, 2022 елда Санкт-Петербургрта EuroSkills Европа чемпионатында илебезнең WorldSkills Russia җыелма командасы составында Россия флагы хөрмәтен якларга мөмкинлек бирә”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, муниципаль берәмлекләр башлыклары шәһәрләр һәм районнарда чемпионатта җиңүчеләр белән очрашулар уздырып, аларны хөрмәтләсәләр, дөрес була. Алар барысы да – профессияне сайларга җыенучы укучы яшьләр өчен илһамландыручы үрнәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов волонтерларга рәхмәт белдерде, алар ярдәме белән Татарстанга килгән кунакларның тәэсирләре уңай булды.

«Бу җиңү – WorldSkills хәрәкәтен үстерүдә зур эшенең нәтиҗәсе ул. Әмма максат – чемпионатларда катнашу һәм җиңү генә түгел, беренче чиратта Worldskills хәрәкәте аша мәгариф системасына гамәлгә кертелә торган дөньядагы иң яхшы методикалар, технологияләр һәм стандартлар әһәмиятле.

Шулай без яшьләрнең хәзерге заман хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлекләрен арттырабыз. Шуңа республикабыз киләчәге дә бәйле”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты чыгышында җиңүчеләрне әзерләгән мәгариф оешмаларын да билгеләп узды. Аеруча берничә җиңүчене әзерләгән уку йортларын мактады – Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә колледжы (19 медаль) һәм Техник университетның сәләтле балалар өчен инженер лицее (13 медаль).

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада профессионал белем бирү тармагы бик көчле. “Без заманча җиһазланган 31 ресурс үзәген булдырдык. Агымдагы елда тагын 6 ресурс үзәге ачыла. Бу эшне алдынгы предприятиеләр белән берлектә дәвам итәчәкбез”, - диде Татарстан Президенты.

Гомумән, әлеге чемпионат эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, бизнес даирәләрне һәм җәмәгатьчелекне профессиональ стандартларны камилләштерүгә җәлеп итүдә һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә яхшы этәргеч булды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2019 ел Татарстанда Эшче профессияләр елы.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов бөтен җыелган кешеләрне WorldSkills дөнья чемпионатында җанатарлар булырга чакырды.

 

29.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Әхмәд Абдуллаев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

29.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Африка Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Номасонто Мария Сибанда-Туси ханым белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

28.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Моношәһәрләрне үстерү фондының күзәтчелек советы утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә узды.

28.05.2019

Казанда 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының финалы узды. “Комплекс сынауны лаеклы узды”,- дип белдерде бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

28.05.2019

Республиканың алга таба үсеше, аның конкурентлыкка сәләтлеген тәэмин итү безнең яшьләр сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачыклаусыз мөмкин түгел. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Перспектива" Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗат потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепцияләрен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координацион совет утырышында белдерде.

28.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

27.05.2019

Бүген «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросының чираттагы утырышы узды.

Утырышны «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы Рәисе Борис Грызлов уздырды.

27.05.2019

Бүген Чаллыда 403 фатирлы № 63/15 торак йортка күчү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБАО башкарма директоры Марат Зарипов һәм башкалар катнашты. 

Йортның төзелешен алып баручы инвестор – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Монда социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, шулай ук махсус грантлар алган табиблар  яшәячәк.    

27.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «КАМАЗ»ның кабиналар каркасларын җитештерү буенча яңа заводын ачу тантанасында катнашу. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, башка рәсми затлар катнашты.  

Битләр: << 851 852 ( 853 ) 854 855 856 857 858 859 860 >>