Яңалыклар

25.05.2019

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халкының ямьле һәм үзенчәлекле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Ягымлы кояшка охшаган түгәрәк ясап, православие гыйбадәтханәләре кыңгырауларының чыңы көенә, борын-борыннан Лаеш районының Никольский авылында тантаналы әйлән-бәйлән уены уздырыла. Анда катнашучыларның саны елдан-ел артканнан арта.

24.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатын ябу тантанасында катнашты. 

Чара "Татнефть-Арена" боз сараенда узды. Чара вокаль-хореографик прологтан башланды. Тамашачыларга WorldSkills халыкара чемпионаты илчеләренең видеомөрәҗәгатьләре күрсәтелде. 

Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар. 

24.05.2019

Бүген "Иннополис университеты" АКО Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар. 

24.05.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ирләр командасы арасында регби буенча Россия Кубогына 1/8 финалында булды.

Казанның регби буенча “Стрела” клубы Краснодарның “Кубань” командасына 8:33 исәбе белән оттырды.

24.05.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты.

Ольга Васильева Казанга “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VII Илкүләм чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде.  Иртән Казан Кремлендә РФ мәгариф министры ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 

24.05.2019

Бүген Иннополис университетында регионнар өчен цифрлы алымнар конкурсының Попечтительләр советы һәм жюри утырышы узды, аны Стратегик инициативалар агентлыгы уздыра. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар. 

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Т-500 самолетлары күргәзмәсен карадылар. Күргәзмә Иннополис территориясендә яңа эксперименталь авиация аэродромы төзелешен башлауга багышланган. 

Цифрлы алымнар конкурсы турында Стратегик инициативалар агентлыгы 2019 елның февраль аенда игълан иткән иде. Оештыручылар фикеренчә, мәгълүматлар нигезендә эшләнгән продуктларны булдыру һәм кулланышка кертү регионның социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итәчәк. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, цифрлы алымнар илебез субъектлары проблемалар комплексын хәл итә алуга ярдәм итәчәк. "Конкурс кысаларында берничә актуаль проект эшләнде. Россиянең 43 төбәге алымнарын тәкъдим итте - бу бик позитив эш. Стратегик инициативалар агентлыгына, безнең белән бергә әлеге проектны алып баручы кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге эш Иннополиста системалы булыр дип өметләнәм". 

"Болар барысы да безгә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышы, компанияләрнең бизнес-модельләре, дәүләт белән идарә итү моделе үзгәргәч кенә, килеп җитә. Уңай үзгәрешләрнең төп факторы - әлеге эшне алып баручы кешеләрнең мавыккан булуы. Ул чакта акча җитмәү дә, ресурслар җитмәү дә бу кешеләрне туктата алмый", - диде РФ вице-премьеры. 

Конкурс нәтиҗәләре турында Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева хәбәр итте. Барлыгы конкурска 43 РФ субъектыннан 146 гариза килгән. Шулардан экспертлар тавыш бирүенә 19 регионнан 35е тәкъдим ителгән. Икенче этапка 17 регионнан 30 гариза чыккан, шул исәптән Татарстан Республикасы да. 

Светлана Чупшева Стратегик инициативалар агентлыгы нигезендә дата-офис оештыруны тәкъдим итте. Анда регионнар белән элемтәне көйләп, проектларны гамәлгә кертүдә ярдәм күрсәтеләчәк. 

Татарстан Республикасы тәкъдимнәре турында Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Ул Татарстан шәһәрләре һәм районнарында якындагы 10 елда балалар бакчаларына ихтыяҗны фаразлау проектын тәкъдим итте. Анализ зур мәгълхматларга нигезләнгән, алар "Электрон балалар бакчасы" һәм "ЗАГС" республика мәгълүмат системаларында тупланган. 

Чара ахырында конкурсның икенче этабы башлануы турында игълан ителде. 

24.05.2019

«Рәсми Татарстан» сайтында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты ябу тантанасын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.

Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашачак.  

24.05.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Татарстан Республикасына эш сәфәренә килде.

«Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.  

Искәртәбез, Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иннополис шәһәренә барачак, анда Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) цифрлы хәл ителешләр конкурсына йомгак ясау тантанасында катнашачак.

24.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Архитектура мирасы 2019» II бөтенроссия фестивале кысаларында уздырылучы күргәзмәдә булды.

Күргәзмә һәм фестиваль Казан Кремле территориясендә 22 майдан 26 майга кадәр бара.

Бөтенроссия фестивален оештыручы –  «Россиия Архитекторлар берлеге» һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Татарстан. Темасы: «Тарихи шәһәр: киңлекләрне ачып бирү».

24.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Битләр: << 851 852 853 854 ( 855 ) 856 857 858 859 860 >>