Бүген Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы мәгъүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде. Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Анда ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшәмсендә катнаштыю Киңәшәмнең төп темасы - 2019 елның 1 июленнән гражданнарга торак төзелешендә эскроу счетларны куллану.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының тантаналы ачылышында катнашты. Бу чара Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.
Тантанада шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Кузин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә Рамадан ае тәмамлану белән Ураза гаетенең җәмәгать намазында катнашты.
Бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын укыды.
Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Бүген Казанда “Баскет-холл” спорт аренасы мәйданчыгында “УНИКС” командасы баскетбол сезонын ябу тантанасын уздырды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ВТБ Бердәм Лига президенты Сергей Кущенко, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм “УНИКС” БК президенты Евгений Богачев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) – World Circular Economy Forum (WCEF2019) форумы кысаларында оештырылган махсус күргәзмәне карады.
Искәртәбез, WCEF2019 форумы Хельсинкида уза (Finlandia Hall Конгресс-үзәге), һәм анда циркуляр икътисад хәл ителешләрен тәкъдим итүче компанияләр, оешмалар һәм предприятиеләр катнаша.
Күргәзмәдә 20ләп компания катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мика Линтиля белән очрашты.
Очрашу Хельсинкида, Халыкара торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) – World Circular Economy Forum (WCEF2019) форумын ачар алдыннан узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида ике көнлек (2019 елның 2-3 июне) эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Финляндиягә эш сәфәре кысаларында яңа балалар хастаханәсендә булды.
Хастаханә администрациясе вәкиле Рөстәм Миңнехановка медицина учреждениесе ата-аналары белән балаларны кабул итү барышы турында хәбәр итте.
Әлеге хастаханә Хельсинки һәм Уусимаа хастаханә округының медицина учреждениеләре составына керә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкидагы Милли музейда булды. Рөстәм Миңнеханов Финляндия тарихы һәм мәдәнятына багышланган музей экспозициясе белән танышты. Иң зур бүлеге тарихка багышланган. Ул тулысынча Финляндия территориясендә табылган археологик казылмаларга багышланган. Биредә уникаль артефактлар тупланган - керамика, көнкүреш әйберләре, бизәнү әйберләре, кораллар һәм башкалар.