Яңалыклар

09.06.2019

Бүген Новосибирск өлкәсе администрациясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән өлкә Губернаторы Андрей Травников белән очрашу узды. Ике төбәк җитәкчесе Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Андрей Травниковка Федераль Сабантуйны оештырудагы ярдәме һәм өлкәдәге татар иҗтимагый оешмаларына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бу милләтара мөнәсәбәтләре ныгуга ярдәм һәм бәйрәм югары дәрәҗәд узачагына ышануын белдерде. 

09.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск шәһәренә эш сәфәре кылса, анда ул "Федераль Сабантуй - 2019" татар милли бәйрәмендә катнашырга ниятли. 

Өлкә администрациясендә Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников белән очрашты. Татарстан делегациясе составында Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйлметдинов, ТР Премьер-министры урынбасары, "Милли Шура" милли советы рәисе Васил Шәйхразыев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бар. ТР Түбән Кама районы быел Татарстан Республикасыннан Федераль Сабантуйда оештыручы. 

Очрашуда ике төбәк мөнәсәбәтләрен үстерү турында һәм хезмттәшлек турында килешү имзалау турында сүз барды. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Травников Обь елгасының төзекләндерелгән ярында оештырылган Сабантуй бәйрәменә юнәлделәр. 

08.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты РөстәмМиңнехановның 2019 елгы Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларны һәм аның кунакларын сәламләве.

07.06.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Германиянең федераль җире Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очрашу уздырды.

Әңгәмә Петербург халыкара икътисадый форумы-2019 киңлекләрендә узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да катнашты. 

07.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. 2019 елда форум темасы - "Тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырам".

Пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. 

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, "глобаль икътисад үсеше формаль рәвештә уңай күрсәткечләр белән билгеләә. 2011-2017 елларда уртача елык үсеш - 2,8 процент. Соңгы елларда - өч проценттан күпмедер артык".

07.06.2019

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм республика кырларында саклану чараларын уздыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

07.06.2019

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау 26,5%ка башкарылган. Барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта  ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

07.06.2019

"Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ Россиядә Ford Transit линиясен үстерү өчен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән махсус инвестицион контракт имзалды.

Чара Петербург икътисадый форумы кысаларында узды. Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Ford Европа идарәсе рәисе Стивен Армстронг, "Соллерс" ГАҖ генераль директоры Вадим Швецов катнашты. 

Имзалау Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында узды. 

07.06.2019

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Газпром" ГАҖ арасында "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын төзү" һәм "Татарстан Республикасында криоген автозаправкалар станцияләре челтәрен төзү" инвестицион проектларын гамәлгә ашыру буенча Килешү имзаланды. 

Документ Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында имзаланды. 

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе, директорлар советы рәисе урынбасары Алексей Миллер кул куйдылар. 

07.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында ВТБның «Илкүләм үсеш проектларында бизнесның катнашу инструментлары» панель сессиясендә катнашты.  

Сессиянең модераторы – «Россия24» Россия мәгълүмат телеканалының икътисадны күзәтүчесе Николай Корженевский. Сессиядә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, ВТБ (ГАҖ)  банкы президенты-Идарәсе рәисе Андрей Костин һәм башкалар катнашты.

Чыгыш ясаучылар илнең икътисадын үстерүдә катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Битләр: << 841 842 843 844 845 ( 846 ) 847 848 849 850 >>