Бүген Казан федераль университетының берничә объектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. ТР Президенты вуз биналарын төзекләндерү эшләрен тикшерде, яңа төзелмәләр планнары белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевка, шулай ук Премьер-министр Абдулла Ариповка ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Ботиржон Асадов билгеләп үткәнчә, Казанда Үзбәкстан Генераль консуллыгын ачу Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк тарихи вакыйга булып тора.
«Бүгенге көндә безнең ике яклы мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсә. Моның нигезе булып безнең лидерларыбыз арасында дустанә мөнәсәбәтләр тора», — дип саный илче.
Ул республика җитәкчелегенә Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәреддин Насрыев эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде: «Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки Генераль консул консуллык консультациясе хезмәте генә күрсәтеп калмыйча, безнең сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләр үсешендә дә актив катнаша».
Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Россия Көне уңаеннан тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое М.Ш. Шәймиев катнашты.
Комплекс холлында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан территориясендә эшчеләр осталыгы тарихына багышланган документлары күргәзмәсен карап чыктылар.
Кадерле татарстанлылар! Сезне Россия көне уңаеннан котлыйм!
Мөһим иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр символына әверелгән бу бәйрәм, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен берләштереп, Россия Федерациясе гражданнарының дәүләти ихтыярын һәм ватанпәрвәрлеккә омтылышларын гәүдәләндерә.
Бүген А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы территориясендә “Ингушетия “ 21631 проектының кече ракета корабы сериясеннән сигезенчесен суга тәшерү тантанасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Хәрби-диңгез флоты вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Петербургта үткән Халыкара икътисади форумында барлыгы 75 млрд сумга 31 килешү имзалаган. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.
Германиянең Лейпциг шәһәрендә көзгә кадәр Татарстан Республикасы вәкиллеге ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кəримов Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.
Татарстан Россия төбәкләрендә инвестицион климаттагы милли рейтингта беренче урынга күтәрелергә тырышачак. Бу хакта Татарстанның Икътисад министры урынбасары Индира Киреева Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.
Бүген Казанда Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының ябылу тантанасы узды.
Тантанада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе Михаил Черников катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников һәм РФнең Себер федераль округында вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло "Федераль Сабантуй - 2019" татар халык бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм мәйданы Обь елгасының төзекләндереләгән яр буенда урнашты. Ачу тантанасында кунакларга Сабантуй тарихы һәм гореф-гадәтләре турында театраль пролог тәкъдим ителде.
Аннары Сергей Меняйло, Андрей Травников һәм Рөстәм Миңнеханов бйәрәмдә катнашучыларны сәламләделәр. Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсендәге татар җәмәгатьчелегенең аеруча лаеклы вәкилләренә ТР дәүләт бүләкләре тапшырды.