Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чаралары кысаларында Татарстан Республикасы көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды.
Кытай Халык Республикаына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар Партиясенең Хэйлунцзян провинциясе комитеты Секретаре Чжан Цинвэй белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәрендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 эше белән танышты һәм Хэйлунцзян провинциясенең берничә предприятиесендә, шул исәптән «Corner» Харбин фәнни-техник компаниясендә һәм «Wondersun diary» Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына визиты кысаларында Хэйлунцзян провинциясе Губернаторы Ваном Вэньтао белән очрашты. Анда шулай ук Россиянең Шэньян шәһәрендә Генераль консулы Сергей Черненко катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чараларында катнашу максатыннан килде. Күргәзмә Хэйлунцзян провинциясе башкаласы Харбин шәһәрендә уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "Ак Баср" ГАҖ идарәисе рәисе Зөфәр Гәрәев, ТР Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар бар.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очраша. Әлеге очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Хэйлунцзян Халык хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалана. Шуннан ике җитәкче дә «Татарстан – Хэйлунцзян» эшлекле форумында катнашачак.
Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Харбинның Халыкара күргәзмә үзәгендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 мәйданчыгында булырга һәм берничә эшлекле очрашу уздырырга планлаштыра. Моннан тыш, Corner Харбин фәнни-техник компаниясе һәм Wondersun diary Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясе белән танышу планлаштырылган.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген көннең икенче яртысында “Казан” гаилә үзәгендәге мәйданчыктан Red Bull Air Race авиашоуны карады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллыда Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев озатуында ТР Хөкүмәте башлыгы милли стильдә бизәлгән,татар халкы көнкүрешен күрсәтүче “Әкият” һәм “Авыл” мәйданчыкларын карады, шулай ук алар халык һөнәрчелеге ярминкәсе белән таныштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Презденты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә сәфәр кылды. Анда ул "Изге Болгар җыены" мөселманнарның традицион корылтаенда катнашучыларны сәламләде. Идел Болгарының исламны кабул итүенә багышланган бәйрәмдә гадәттәгечә бөтен Россиядән һәм башка илләрдән килгән дистәләгән мең кеше катнаша.
Болгар - Россия мөселманнарының рухи мәдәниятында уникаль урын били . 922 елда сайлау нәтиҗәсендә ислам илнең традицион диннәренең берсенә әверелде, дәүләтебезнең поликонфессиональ характерын формалаштыруга ярдәм итте. Күбесенчә Ислам мәдәнияте нәтиҗәсендә Россиянең көнбатыш белән көнчыгышны тоташтыручы уникаль цивилизациясе формалашу мөмкин булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселман дин әһелләре белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Ислам кабул итү еллыгына багышланган «Изге Болгар жыены» мөселманнарның традицион корылтае кысаларында Болгар ислам академиясендә уздырылды. Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Федераль милли эшләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстанның, Чечняның, Дагыстанның, Ингушетиянең, Кырымның мөселман дин әһелләре катнашты.
Республика басуларындагы агымдагы кыр эшләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.