Яңалыклар

26.06.2019

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа подстанция -110 кВлы “Порт” подстанциясе ачылышында катнашты (Казан, Ш.Камал ур. 2).

Яңа  беренче цифрлы подстанция, 1957 елда файдалануга тапшырылган шул ук исемдәге подстанциягә алмашка булдырылган.

26.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскүдә Халыкара су спорт төрләре федерациясенең (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашты. 

Очрашуда Татарстан Республикасы белән FINA арасында уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекне дәвам итү турында сүз барды. 

26.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш белән Мәскәүдә. 

Сәфәренең төп максаты - "Сыйфатлы һәм имин автомобиль юллары челтәрен булдыру турында" мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашу. 

26.06.2019

Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТРда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин  Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

25.06.2019

Казан вертолёт заводында (КВЗ) “Ансат” вертолётларын Төрекмәнстанга сату мөмкинлеге карала. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

24.06.2019

Бүген Тюрингиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эрфурт шәһәрендә Балалар медиаүзәге белән танышты. 

24.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингиягә эш сәфәре кысаларында Эрфурт мәгариф үзәгенең укыту процесслары һәм укыту-производство сыйныфлары белән танышты. 

24.06.2019

Татарстан Тюрингия бизнесын җәлеп итәргә тели һәм төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Тюрингия» эшлекле форумында хәбәр итте. Форум Татарстан Республикасы делегациясенең Веймар шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды. 

24.06.2019

Бүген Тюрингиягә  (Германия) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар Баухауз университетында булды. 

Баухауз университеты нигездә гуманитар фәннәрне укыту белән шөгыльләнә: сәнгать, дизайн, медиа һәм башка өлкәләрдә. Шулай ук техник белгечлекләр дә бар, шулардан: граждан төзелеше һәм архитектура. Хәзерге вакытта  университетта 4 меңләп студент белем ала.

24.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстаны Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов вазыйфасыннан азат ителде.

Битләр: << 831 832 833 834 835 836 837 838 ( 839 ) 840 >>