Яңалыклар

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озата йөрде.

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул - моңарчы "Газпром трансгаз Уфа" ҖЧҖнең баш инженеры - җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рөстәм Усманов. 

 

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче торак төзүче компанияләрне, эскроу счетлар кулланып, проектлы финанслауга күчерүгә багышланган киңәшмә уздырды. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар буенча өлешләп күп фатирлы торак төзүгә гражданнар акчаларын 1 июнь көненнән бары эскроу счетлар кулланып кына җәлеп итәргә мөмкин. 

 

01.07.2019

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлеккә азык әзерләү һәм кырларны эшкәртү турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

01.07.2019

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның алты аенда 702 тикшерү үткәргән. Хокук һәм нормаларны бозу өчен 5 млн. 955 мең сумга 154 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 597 тикшерү үткәрелгән. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

 

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә X бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты, бәйрәм Самара өлкәсенең Камышлы авылында узды. Аны Самара өлкәсе Губернаторы  Дмитрий Азаров озата йөрде.

Бәйрәмгә илнең 30 төбәгеннән 500ләп делегат киләчәк. Барлыгы Сабантуйда 20 меңләп тамашачы булачак дип көтелә.  

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенең Камышлы авылына эш сәфәре кысаларында татар шагыйре Әнвәр Давыдов бюстын ачты. Чарада шулай ук Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров һәм шагыйрьнең кызы Алсу Абелҗанова да катнашты.

Әнвәр Давыдов бюсты район мәдәният йорты каршында урнашкан. Скульпторы Вадим Иксанов, бюстны Камышлы авылына Чаллыдан китерделәр.  

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә эш сәфәрендә, Камышлы авылында X бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Камышлы авылында туып-үскән татар шагыйре Әнвәр Давыдов бюстын ачуда катнашачак. 

28.06.2019

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка "Техногород" күп функцияле спорт-мәгариф үзәге проекты презентацияләнде. Үзәк турында "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин аңлатмалар бирде. 

 

28.06.2019

Барлык кыенлыкларга кармастан, «КАМАЗ» югары позицияләрен раслый һәм бөтен дөньяда коммерциячел автотранспорт җитештерүчеләрнең егермелегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Анда шулай ук «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры «Сергей Чемезов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

Битләр: << 831 832 833 834 835 836 ( 837 ) 838 839 840 >>