Яңалыклар

05.07.2019

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Universal University креатив индустрияләр  университетында һәм «Гараж» хәзерге заман сәнгате музеенда булды.

04.07.2019

Бүген, 4 июльдә, Мәскәү урбанистик форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Илкүләм тикшеренү университеты – Югары Икътисад мәктәбе (ИТУ ЮИМ) һәм Татарстан Республикасының уртак мәгариф программасы буенча тәкъдимнәрне тәкъдир иттеләр.    

Программа урыннарда «Уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыруда катнашучы белгечләр өчен квалификация күтәрүне күз алдында тота.

04.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү урбанистик форумы-2019 (Moscow Urban Forum) кысаларында «Икътисад драйверы буларак, уңайлы шәһәрне үстерү өчен мохит» панель дискуссиясендә катнашты.

Форум  «Зарядье» (Мәскәү) концерт залында узды.

04.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә була. 

Анда ул Мәскәү урбанистика форумында катнашырга ниятли (Moscow Urban Forum). 

Moscow Urban Forum - глобаль мегаполислар үсешенә багышланган иң эре халыкара конгрессларның берсе. Форум 2011 елдан ел саен үткәрелә. MUF Россия һәм дөнья шәһәр администрацияләре вщкиллщре, архитекторлар, девелоперлар, төзүчеләр, финанс компанияләре җитәкчеләре, инвесторлар, мәгълхмат чаралары вәкилләре һәм шәһәр халкы катнаша. 

04.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казандагы филиалы уку корпусы биналары һәм тулай торагы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.

04.07.2019

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җырчы, композитор, режиссер, педагог, профессор, ТР Концерт эшлеклеләре берлеге рәисе,  РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры  Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасын ачу тантанасында катнашты.

Истәлек тактасы Илгиз Мәҗитов яшәгән Кече Кызыл урамындагы  йорт фасадына урнаштырылды. Проектның авторы - скульптор Фәнил Вәлиуллин.

04.07.2019

Бүгенгә безнең төп тренд - эшкуарга таба хәрәкәт. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында белдерде. 

Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды, онлайн трансляциясен интернетта да алып барылды (http://tatarstan.ru/press/broadcast.htm). 

Утырышта 200дән артык эшкуар, республика хакимият органнары җитәкчеләре, иҗтимагый бизнес берлекләре лидерлары, муниципаль районнар башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республиканың төп матбугат чаралары вәкилләре катнашты. 

04.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Израиль делегациясенең Казанга ике көнлек визитлары кысаларында узды. 

03.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының  Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан объектта төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар.

03.07.2019

Татарстан белән Словакия эшлекле даирәләре арасындагы багланышларны үстерү Россия-Словакия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасы парламенты  (Милли Советы) Рәисе Андрей Данко белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.  

Битләр: << 831 832 833 834 ( 835 ) 836 837 838 839 840 >>