Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәренең төп максаты - Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советның президиум утырышында катнашу.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләр буенча Россия Хөкүмәте карарларын башкару барышы турында сүз барачак, дип көтелә.
Утырышта федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак.
Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырачак.
Утырышта РФ транспорт министры Евгений Дитрих, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, РФ икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, Россия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин чыгыш ясаячак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка хөкүмәт телеграммасын юллады.
Телеграммада Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасының Архангельск районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автобус пассажирлары булган татарстанлыларга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ икътисадый үсеш министры Маким Орешкин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да канашты.
Очрашу Казанның Үзәк стадионында узды, анда бу көннәрдә буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа Олимпия сайлап алу турниры уза. Искәртәбез, Игорь Артемьев - Россия Регби федерациясенең Югары советы рәисе.
Бүген Казанда хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлау турниры ачылышы тантанасы узды.
Тантаналы чарада Россия ФАС җитәкчесе Игорь Артемьев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россиянең Регби федерациясе идарәсе рәисе Станислав Дружинин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалык рәвешләре эше турында сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 760 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 6 млн. 926 мең сумлык 181 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 663 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел гыйнвар-июль айларында республикада төзелеш объектларында 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән – үлем-китем очраклары булмаган. 2018 елда шул ук чорда 9 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 5 һәлак булу очрагы, авыр хәлдә – 4.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче Халыкара нефть-газ яшьләр форумы кысаларында хакатонны эшләтеп җибәрүдә катнашты. Чара Әлмәт районында «Юность» БЯЛ территориясендә узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты. Төркия Консулы Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый.
Татарстанның нефть компанияләре, беренче чиратта «Татнефть», инновацияләр эзләү һәм аларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә конкуренциягә сәләтләрен саклап калалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Нефть саммиты панель дискуссиясендә хәбәр итте. Чара Әлмәт районында «Юность» БЯЛ территориясендә узды.
Аның эшендә Россия Федерациясе Энегетика министры урынбасары Павел Сорокин, Росприродназор җитәкчесе Светлана Радионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башкалар катнашты.