Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыга эш сәфәре кыла. Төп максаты - IV чакырылыш Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең шәһәр Советы утырышында катнашу.
Бүген Чаллы шәһәр Советының бишенче чакырылышының беренче сессиясендә яңа сайланган депутатлар Автоград мэрын сайладылар.
Бүген Казанда Уктан ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» IV Бөтенроссия ярышлары ачылды.
Ярышлар «Ак Барс Арена» стадионында (22-26 сентябрь көннәрендә) уза.
Турнирны Россиянең Генераль прокуроры Игорь Краснов ачты.
Бу инде дүртенче Кубок, чара ел саен үткәрелә.
Бүген Казанда зур проектны - Уктан ату буенча махсуслаштырылган үзәк төзелешен гамәлгә ашыруга старт бирелде.
Чара шәһәрнең һәм республиканың спорт инфраструктурасын үстерүдә мөһим этап булып тора. Стартны Россиянең Генераль прокуроры Игорь Краснов һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышы узды.
Утырышта махсус икътисадый зона резидентларының һәм яңа партнерларының проектлары каралды, инвестицияләрнең гомуми күләме 11 млрд сумнан артык, алар 790 эш урыны булдыруны күздә тота.
Бүген бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясендә Илсур Метшин Казан муниципаль берәмлеге Башлыгы, Татарстан башкаласы мэры итеп сайланды.
Илсур Метшин депутатларга һәм сайлаучыларга бер атна элек бердәм фикер белдерүләре өчен рәхмәт белдергән иде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген Малайзиянең Югары Хакиме Галиҗәнап Солтан Ибраһим Татарстанның Спас районындагы Болгар шәһәрендә булды.
Мөхтәрәм кунакны ипи-тоз һәм татар милли ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатуында кунак Болгарны карады, музейда булды, аның тарихы һәм биредә урнашкан истәлекле урыннары белән танышты.
Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанда сайлаулар уңышлы узды. Аларны үткәрүне сайлау комиссияләренең 21315 әгъзасы, шулай ук 13862 күзәтүче тәэмин итте. Республика халкы барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә җирле советларга үз вәкилләрен сайлаган - бу 7,5 мең депутат. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре 99%ка башкарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстанда бөртекле культураларны җыю төгәлләнү стадиясендә. Тагын 40 мең гектар чамасы суктырасы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык районнарның видеоконференцэлемтәсе буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстанда 2025 елның 20 сентябренә файдалануга торак тапшыру буенча еллык план 88%ка үтәлгән, бу 2 млн 857 мең кв.м тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне, барлык районнарны видеоконференцэлемтәсе аша тоташтырып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.