Бүген Казанда Россия Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Үзбәкстан Олы Мәҗлесе Сенаты арасында Хезмәттәшлек комиссиясенең Х утырышы уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов комиссия рәистәшләре Ильяс Умаханов һәм Садыйк Сафаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «2026 елга, 2027 һәм 2028 елларга план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнаша.
Тыңлаулар ТР Дәүләт Советы бинасында уза.
Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 4,6 млн тоннадан артык бөртекле культуралар җыеп алдылар, уртача уңыш - 37,9 ц/га, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта.
Бүген Казан Кремлендә «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге ир- атлар хоккей клубы һәм «Ак Барс – Динамо» чирәмдәге хатын-кызлар хоккей клубы - 2025 елгы сезонның чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионнары коллективларын хөрмәтләү тантанасы узды.
Спортчыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Стрела – Ак Барс» регби клубы коллективын 2025 елгы сезон нәтиҗәләре буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.
Спортчыларны котлау тантанасы Казан Кремленең тантаналар залында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев очрашуда Татарстанда теннис спорт төрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос Халык-Революцион партиясе Үзәк комитеты әгъзасы, Лаос министры, Сәясәт һәм милли администрация академиясе Рәисе Пхувонг Ункхамсэн әфәнде белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин регби буенча «Стрела-Ак Барс» (Казан) һәм «Динамо» (Мәскәү) командалары арасында 2025 елгы Россия чемпионаты финалы матчында булды. Матч Казанның «Тулпар» стадионында узды.
Матчта Россия регби федерациясенең Югары Советы рәисе Игорь Артемьев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Югары Ослан районының Введенка бистәсе авылында Хәтер скверын ачу тантанасында катнашты.
Чарада Россия Герое Александр Лапин, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Владимир Майстренко, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакин һәм башка кунаклар катнашты.
Республика төзүчеләре социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләрнең соңгы этабына килеп җиттеләр - подряд оешмалары барлык программа йөкләмәләрен йә үтәде, йә моңа якынлашып киләләр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.